Логотип Магариф уку
Цитата:

Керәшенчә марафонда катнаштык

Март аенда «Туганайлар» газетасы оештырган #керәшенчәмарафон бәйгесенә кырыктан артык кеше кушылды. Аның ахырына хәтле 39 кеше барып җитте. Шушы чараның йомгаклау тантанасы «Татмедиа» бинасында башлан...

Март аенда «Туганайлар» газетасы оештырган #керәшенчәмарафон бәйгесенә кырыктан артык кеше кушылды. Аның ахырына хәтле 39 кеше барып җитте. Шушы чараның йомгаклау тантанасы «Татмедиа» бинасында башланып китеп, Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә дәвам итте.   Катнашучыларның һәммәсе экскурсияләрдән дә, матур кичәдән дә шундый канәгать калдылар, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Без Мамадыш районыннан 9 кеше катнаштык, ләкин Казан, Питрәчтән катнашучылар арасында да Мамадыш районында туып үскәннәр бар иде. 21 көн буе газета тәкъдим иткән темаларны яктыртып баручылар Үсәли урта мәктәбеннән без өчәү булдык. Укучыларым Эльвира Аксакова белән Владимир Смирнов марафонның ахырына кадәр тырышты. Балалардан бигрәк, аларның әти-әниләренә зур рәхмәт әйтәсе килә. Гаилә традицияләре, гореф-гадәтләр, сандыкларыбызда сакланган ядкярләр, дин, үзенчәлекле киемнәребез турындагы темаларны яктырту өчен аларга гына түгел, үзебезгә дә өлкән буын ярдәме кирәк булды. Мин укучыларымның теләп катнашуын, нәселләре белән кызыксынуын күреп шатландым. Кызганыч, укучы балалар безнең мәктәптән генә иде. Беренче бәйгедә укытучыларның балаларны тартып бетермәве күренде. Биредә катнашкан укытучылар үзләре дә: «Әле беренче тапкыр бит, башта үзебез катнашып карарга булдык», – диделәр. Чынлап та, күп эзләнү, язар өчен шактый вакыт таләп итә торган марафон булды ул.

Мирасыбызны, белгәннәребезне, әби-бабалардан ишеткәннәребезне яшь буынга тапшырып  калу – марафонга куелган төп максатларның берсе. Кукмарадан килгән Любовь Павлова үз язмаларын китап итеп чыгарган. Нинди кадерле һәм кыйммәтле мирас! Ерак Себер якларыннан катнашкан Лидия Тараканова марафончыларга онлайн-сәлам җибәрде. «Бик барасым, барыгызны да кочаклыйсым, күрәсем килгән иде. Безнең бабаларыбыз ерак Себер якларына Мамадышның Комаровка авылыннан килеп урнашкан. Монда да авылыбызның исеме – Комаровка бит. И арабыз ерак шул, очып килеп җитәр идем!” –дигәндә күзләргә яшьләр килде. Ләкин ул: «Питрауга килергә җыенам, бик күрәсем килә сезне!» – дигәч, гөрләтеп кул чаптык.

Укытучы укучылары өчен сөенеп яши. Марафонга кушылырга теләк белдергән ике укучым өчен бер сөенсәм, икенче сөенечне элекке укучым – хәзерге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Венера Аксакова бүләк итте. Районыбыз администрациясеннән йомгаклау бәйрәменә транспорт бирелүгә карамастан (андыйлар 2 – 3 кенә район): «Лидия Семёновна, мин өчегезне дә үзем алып барып кайтам. Балаларга иркенләп Казанны күрсәтербез, үз көебез белән иркенләп йөрербез, балаларга матур бәйрәм ясыйк әле!» – дип, бу җаваплылыкны үз өстенә алды.
Мин бәйрәмнең үзеннән дә, укучыларым өчен сөенечтән дә зур канәгатьлек алып кайттым.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,


Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ