Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хәерле юл! Алга!»: Татарстанда Педагог һәм остаз елын ачтылар

Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елына старт бирде.Тантаналы чара Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар и...

Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елына старт бирде.
Тантаналы чара Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узды.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов КФУның ИФМК эше белән танышты, югары уку йортының уку аудиторияләрендә булды. Аерым алганда, ул Цифрлы белем бирү ресурсы тәкъдим ителгән «Дулкын» студиясен карады, «Филология. Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» һәм «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр. Копирайтинг и бренд-коммуникацияләр» юнәлешләре буенча укучы студентларның, шулай ук биредә КФУның ИФМК галимнәренең монографияләре, дәреслекләре, хезмәт җыентыклары күргәзмәсе оештырылган иде.
Югары уку йортында шулай ук «Ана теле» онлайн-мәктәбе, «Ашыгыч лингвистик ярдәм» проекты, «Текст аналитикасы» һәм «Нейрокогнитив тикшеренүләр» лабораторияләре, рус телен үстерү һәм алга этәрү проекты, «Яңа педагогик класс» проекты презентацияләре булды.
Тантаналы чара кысаларында катнашучыларга Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов видеоязма аша сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанда укытучы һөнәре сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрелсен өчен барысын да эшлиләр. «Безнең һәрберебезнең тормышыбызда аерым роль уйнаган укытучысы, остазы бар. Без аларның һәрберсе турында һәрвакыт җылы хисләр белән искә алабыз. Бу залда үз һөнәрләренең иң яхшылары: халык укытучылары, М.И. Мәхмүтов исемендәге премия лауреатлары, педагогика династияләр вәкилләре катнаша. Сезнең барыгызга да белемегез, тәҗрибәгез һәм зирәклегегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Яңа белем бирү технологияләре, һичшиксез, укытучыларның эш шартларын яхшырта, аларны һөнәри һәм иҗади тормышка ашыру мөмкинлекләрен киңәйтә. Төп мәсьәлә булып белем бирү сыйфаты кала,  бу  – безнең өстенлегебез. Шул ук вакытта үсеп килүче буында патриотлык, гражданлык хисе тәрбияләү, республикабыз һәм илебез өчен традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру мөһим», – дип сөйләде ул. 
Мәгариф һәм фән министры укытучыларга карата хөрмәтне арттырырга кирәклеген әйтте. «Бүгенге чараның төп максаты – укытучы һөнәренә мәхәббәтне үстерү, арттыру, аңа яшьләрне җәлеп итү булса, икенче яктан шушы системага гомерен багышлап, күпме буын балаларны тәрбияләп чыгарган остазларыбызга рәхмәт әйтү дә. Укытучыларыбызны хөрмәт итик, аларны яратыйк. Аларга чын күңелдән «рәхмәт сиңа, укытучым»  дип әйтсәк, менә шул була инде безнең мәгариф системасына булган карашны үзгәртү һәм аны яхшырту. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр белән Педагог һәм остазлар елын бер ел дип санарга була. Чөнки укытучылар – милли мәдәният, традицияләр һәм тел сагында торучылар. Укытучылар – безнең балаларны тәрбияләп, бөтен җәмгыятне тәрбиялиләр», – диде Илсур Һадиуллин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ