Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәрәкәттә – бәрәкәт»: балалар өчен – «ШАЯН Тиззарядка»

19 август 17.00 дә «Калейдоскоп» балалар паркында «ШАЯН Тиззарядка» узачак. Чараны Казан мэриясе «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә үткәрә. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.Биредә «ШАЯН ТВ» алып баручыла...

19 август 17.00 дә «Калейдоскоп» балалар паркында «ШАЯН Тиззарядка» узачак. Чараны Казан мэриясе «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә үткәрә. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Биредә «ШАЯН ТВ» алып баручыларыннан саф һавада кызыклы күнегүләр, флешмоблар, каналның төп геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү, «ШАЯН ТВ»дан истәлекле бүләкләр, җанлы аралашу көтә. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Яхшы кәеф, энергия алу өчен безгә кушылыгыз!
Искәртеп узыйк: «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре Казанда 2021  елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып китте. Узган ел аның дәвамында 14 дәрес узды. Быел «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс, җырлы-биюле «Зәлидә» уены буенча мастер-класслар үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ