Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектлары йомгаклау тамашасы белән тәмамланачак

Дүрт ай дәвамында Казан мәктәпләренең 700 гә якын укучысы татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнде.16 май 14.00 дә Казанның 180 нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиясендә «Хәрәк...

Дүрт ай дәвамында Казан мәктәпләренең 700 гә якын укучысы татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнде.
16 май 14.00 дә Казанның 180 нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиясендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының йомгаклау чарасы узачак.
Проектлар Казан Мэриясе тарафыннан 2022 елның февраль-май айларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Аларда Казанның 40 мәктәбе катнашты, һәрберсендә 15–20 шәр укучы шөгыльләнде.
Йомгаклау чарасы әлеге проектларның нәтиҗәсе булачак, бер сәхнәдә татар мәдәниятенең ике сәнгать төре кушылачак: бию һәм нәфис сүз осталыгы. Биредә укучылар дәресләрдә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк, чарада остазлар да катнашачак.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты хореография дәресләреннән гыйбарәт: укучылар татар биюе хәрәкәтләренә өйрәнде. Дәресләрне профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар татар телендә уздырды. Проектның максатлары – татар телен һәм татар биюен популярлаштыру; яшь буынга милли бию хәрәкәтләре нигезендә яткан фикерне җиткерү; башкару осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыру.  Май аеннан «Хәрәкәттә – бәрәкәт» үз эшен Казан парк һәм скверларында дәвам итәчәк.
«Сөйлә» проекты нәфис сүз осталыгына багышланды. Сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары үткәрде. «Сөйлә»нең максатлары – нәфис сүз жанрын популярлаштыру; сәхнә теле осталыгына өйрәтү; әдәби әсәрләргә кызыксыну уяту; нәфис сүз осталыгы булган балаларны барлау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итү. 
Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ