Хәсрәтеннән акылдан язмый калган ана

Минем институтка читтән торып укырга кергән елым. Район мәгариф бүлеге мине күрше авылга башлангыч сыйныф укытучысы итеп  итеп билгеләде. Укыта башлар алдыннан авыл буйлап балаларны барларга чыктым. Әлеге авылда халык бик гади, ихлас күңеллеләр. Балаларны барлап йөргән вакытта, чираттагы йортка кергәч, өй хуҗасы Гөлниса апа мине ачык йөз белән каршы алды һәм тиз генә башыннан узган хәлләрне сөйләп алды.

«Ул вакытта Казан каласында яши идем әле», – дип башлады ул сүзен. «Хәзер инде бөтенләй күченеп кайттым, туйдым шәһәр тормышыннан», – дип зарланып та алды.

«Бик авыр хәлләр булды тормышымда. Кызымның кызы үлгәч, бик авыр булды миңа. Андый кайгы-хәсрәтнең беркемгә дә килүен теләмим, Алла күрсәтмәсен адәм баласына. Баласы үлгәч, кызым чак кына акылдан язмады. Аның кызына ул вакытта 15 яшь тулып узган иде инде. Телләр өйрәнүгә күп вакытын багышлый иде ул. Немец телен дә бик яхшы өйрәнә башлаган иде. Үләсе көнне үзенең дус кызын озатырга дип урамга чыккан. Арттан машина китереп бәрдерә дә, башы белән таш түшәлгән юлга килеп төшә һәм шунда ук җан бирә. Менә шундый кайгы килде  кызыма да, үземә дә, барыбызга да.

Мин ул вакытта шәһәр базарында сату итә идем. Бервакыт кызым, мин сату иткән базарга килгән. «Әнәй, кызым кайта», – дип, халык арасында кычкырып йөри. Мин инде аны акылга җиңеләйгән икән, дип уйлап куйдым.

Ире эштә вакытта, үзенең дус хатыннарына да сөйләгән: «Менә камыр куйдым әле, кызым кайта, аны көтәм», – ди икән. Соңыннан кызын табар өчен, күрәзәчеләр белән дуслашып киткән бит, мин сиңа әйтим. Алардан кызын эзләтә, таптыра. Шулай итеп ул үзенә тиешле булмаган хатыннарны, күрәзәчеләрне өенә китереп йөртә башлаган.

Бер көнне кызымның фатирына барып кердем. Ике хатын утырганнар, үзләре нидер юрап утыра. Кулларында карталары да бар. Мин боларга тавышымны күтәреп: «Нәрсә кирәк сезгә? Монда нәрсә эшләп йөрисез, нинди эшегез калган, эзегез булмасын!» – дип кычкырып җибәргәнемнемне сизми дә калдым. Аяк киемнәрен алдым да, ишекне ачып, тышка ыргыттым. «Тагын бер генә килеп карагыз», – дидем мин аларга. «Иренә дә әйтәм, каенанасына да хәбәр итәм», – дидем. Шуннан соң инде алар күренмәде. Шөкер, ахырдан кызымның рухи дөньясына да алай зыян булмады.

Соңыннан инде күп еллар узды. Кызым бала тапты, малай булды. Ана өчен улы – аңа хәзер иптәш тә, юаныч та, әмма аның үлгән кызы, мәңгелек йөрәк ярасы булып, күңелләрдә миңа да, аңа да, үз гаиләсенә дә кара хәсрәт булып уелып калды», – дип, сүзен төгәлләп куйды кайгылы Гөлниса апа.

 

    Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы
 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.