Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәния Фәрхинең каберенә таш куелды

27 нче июль, Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхинең вафатына бер ел тулган көнне, каберенә таш куелды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.  Фото: tatar-inform.tatarЧарада Татар дә...

27 нче июль, Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхинең вафатына бер ел тулган көнне, каберенә таш куелды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

Чарада Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллин, артистлар Зөһрә Шәрифуллина, Илсөя Бәдретдинова, Рамил Миндияр, ИлСаф катнашты. Зөһрә Шәрифуллина, артистлар исеменнән чыгыш ясап, «Хәния Фәрхи күңелебездә кояш кебек истә калачак. Ул үзе бәйрәм кебек иде», - диде ул, Хәния Фәрхинең иҗат төркеме «Бәйрәм» булуга ишарәләп.


Хәния Фәрхинең якын дусты Гөлназ Шәйхи Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән чыгыш ясады. »Аннан да яхшы кеше юк. Булмагандыр да. Бер көн дә онытылганы юк», - диде ул.


Чарага Хәния Фәрхинең кызлары Алия белән Алсу, ире Габделхәй, сеңлесе Фирүзә килгән иде.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ