Логотип Магариф уку
Цитата:

Химия буенча төбәк олимпиадасында Казан һәм Яр Чаллы укучылары җиңү яулады

8 – 11нче сыйныф укучылары арасында химия буенча бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы үткәрелде. Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының 20 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һ...

8 – 11нче сыйныф укучылары арасында химия буенча бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы үткәрелде. Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының 20 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыдан 150 бала катнашты.
Химия буенча олимпиада ике турда узды: теоретик һәм эксперименталь. Олимпиадада катнашучыларга химиянең төп бүлекләре: органик,  органик булмаган, физик, аналитик, шулай ук аның махсуслаштырылган өлкәләре: масс-спектрометрия, кристаллохимия, радиохимия буенча биремнәр тәкъдим ителде.
Укучылар эшен КФУның А. М. Бутлеров исемендәге Химия институты һәм Казан милли технологик тикшеренү университеты укытучылары бәяләде.
Җиңүчеләр:
- Юрий Смирнов,  Яр Чаллы шәһәрнең А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 8нче сыйныф укучысы;
- Мария Алексеева, КФУның IT-лицей интернат-мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы;
- Алия Мулина, КФУның  IT-лицей  интернат-мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы;
- Олег Панфутов, Казан шәһәренең 131нче лицее 10нчы сыйныф укучысы;
- Камилла Волкова, КФУның Н.И. Лобачевский  исемендәге лицей интернат-мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан (Түбән Кама, Бөгелмә, Актаныш, Чистай, Алабуга) һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 57 укучы призер булды.
Фото: mon.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ