Логотип Магариф уку
Цитата:

Кибеткә медотводың булса гына бар

Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев коронавируска каршы вакцинадан медицина отводы ясатканнар зур җәмәгать урыннарына кертелмәячәк, диде. Ул киң җәмәгатьчелекнең ч...

Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев коронавируска каршы вакцинадан медицина отводы ясатканнар зур җәмәгать урыннарына кертелмәячәк, диде. Ул киң җәмәгатьчелекнең чикләүләргә җитди карауларын сорады. Коронавирус белән бәйле хәлләрнең киеренке булуын белдерде.
- QR-коды – ул вакцинацияне уңышлы үткәрү нәтиҗәсе һәм без шартлы рәвештә кешенең авырмавын да аңлыйбыз, әмма ул аны үткәреп җибәрергә, читтә аерылып калырга, ә вакцина белән сакланмаганнар чир әвереп алган зонада калырга мөмкин. Шуңа күрә алар, әлбәттә ки, бернигә карамастан, җәмәгатьчелек файдалануындагы урыннарга кертелмәячәкләр. QR-кодыннан алынган шартлар бер генә: йә син ковид белән авырганнан соң, ярты ел дәвамында синдә код пәйда булган, яки синдә, вакцинация ясатканнан соң, код хәрәкәт итә, - диде министрның беренче урынбасары Абашев.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсене матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева медотводлы, ягъни QR-кодсыз халык теләсә-кайсы азык-төлек һәм башка төрле кибетләргә, банкларга, аптекага, почтага, пунчага керә, җәмәгать транспортында йөри ала.
Медотводсыз килеш сәүдә үзәкләренә кертмәүне ирекне чикләү булуы н матбугат вәкиле болай дип аңлатты:
- Пандемия белән бәйле килеп чыккан барлык тыюлар безнең коллектив саклануыбызга керә. Без сезнең белән бергә агымдагы санитар-эпидемиологик хәл өчен җаваплыбыз. Безнең максат – татарстанлыларның тормышын һәм саулыгын саклап калу.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 октябрьдән кафе, ресторан, бассейннарга керү өчен QR-кодын күрсәтергә кирәк. Концерт заллары, кинотеатрлар, театрлар 50 процентка гына туларга, алары да 500 кешедән артмаска тиеш. Залдагы халык тулысынча вакцинацияләнгән очракта да, тулылык 70 проценттан аз гына артыграк булырга мөмкин.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ