Логотип Магариф уку
Цитата:

«Киләчәккә билет» проектында катнашырга ашык

Илебезнең төрле төбәкләрендә эшләп килүче тарихи парк җитәкчеләре катнашында Казанда узучы «Россия – Минем тарих» форумының икенче көне дә кызыклы чыгышларга бай булды. Чыгыш ясаган һәркем үз төбәгенд...

Илебезнең төрле төбәкләрендә эшләп килүче тарихи парк җитәкчеләре катнашында Казанда узучы «Россия – Минем тарих» форумының икенче көне дә кызыклы чыгышларга бай булды. Чыгыш ясаган һәркем үз төбәгендәге тарих паркы эшчәнлегендәге алдынгы проектлар, эш алымнары белән таныштырды.
Бигрәк тә Гуманитар проектлар фондының идарәче директоры Иван Есинның «Киләчәккә билет» (Билет в будущее) дигән проектны 2021 – 2022 елларда ничек гамәлгә ашырылачагы хакындагы чыгышы тыңлаучыларда зур кызыксынү уятты, ахырдан спикерның үзен сорау-тәкъдимнәр яңгырына күмделәр. Мәгълүм булганча, әлеге проектка 2017 елда нигез салынган булган. Ул 6 – 11 сыйныф укучыларына башлангыч һөнәри юнәлеш бирүне оештыру мәсьәләләрен күздә тота. «Киләчәккә билет» проекты өч этаптан тора: онлайн-платформа проекты, һөнәри юнәлеш бирүне күздә тоткан чаралар уздыру, хезмәттәшлек этабы. Бу проектны уңышлы тормышка ашыру максатыннан төбәкләрдә 5 мең педагог-навигатор булдыру күздә тотыла. Әлбәттә, мондый эшчәнлек, яшүсмерләребезгә киләчәк һөнәрләрен дөрес сайларга, тормышта үз урыннарын тизрәк табарга ярдәм итәргә тиеш.
Быелның ноябрендә Санкт-Петербург каласында «Киләчәккә билет» дигән һөнәрләр фестивале дә уздырырга җыеналар икән.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ