Логотип Магариф уку
Цитата:

Конференция язмаларыгызны көтә

Мәгълүм булганча, быелның 26 –27 март көннәрендә  Казандагы 155 нче гимназиясендә «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конф...

Мәгълүм булганча, быелның 26 –27 март көннәрендә  Казандагы 155 нче гимназиясендә «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узарга тиеш. Шунысы сөнечле: көннән-көн аның оештыру комитетына конкурс материаллары килү ешайганнан-ешая. Авторлары Татарстан мәктәпләреннән генә түгел, туган илебезнең төрле төбәкләреннән  дә булуы – куанычлы күренеш. Краснодар крае, Әстерхан, Курган, Түбән Новгород, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автономияле округларыннан да авторлар даими рәвештә экологик темаларны киңрәк рәвештә яктырта баралар. Аларны туган төбәкләрендәге экология проблемалары, яшь  буынны  экологик культуралы итү проблемалары да  нык борчый. Алар нигездә килеп туган  проблемаларны хәл итү буенча үз фикерләрен һәм карашларын да ачык белдереп язалар.

Россиядә яшәүче авторлар белән белән беррәттән конференция эшендә чит илләрдән дә актив  рәвештә катнашучы авторлар шактый. Әйтик, Германия Федератив Республикасы, Төркия Республикасы, Америка Кушма Штатлары, Швеция корольлегеннән дә катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Шуңа да конференциягә язмалар җибәрергә әле бер ай вакыт бар дип, соңгы көннәргә калдырмагыз. Алдан аяк киенүегез хәерле. Язмаларыгызны көтеп калабыз.
Җәүдәт ХӨСӘНОВ,

педагогика фәннәре докторы, Казандагы 155 нче гимназиянең фәнни җитәкчесе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ