Логотип Магариф уку
Цитата:

Корбан итен - "Зәкят"ка

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды Корбан гаете уңаеннан корбан чалдырып мохтаҗларга  бирергә теләүчеләрдән  гаризалар кабул итә. Корбан итен фонд хезмәткәрләре үзләрендә тупланган ис...

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды Корбан гаете уңаеннан корбан чалдырып мохтаҗларга  бирергә теләүчеләрдән  гаризалар кабул итә. Корбан итен фонд хезмәткәрләре үзләрендә тупланган исемлек буенча ятимнәргә, күп  балалы һәм аз керемле гаиләләргә, гарипләргә, ялгызы яшәүче өлкәннәргә һәм тол хатыннарга тапшырачак. Корбан чалдыручы аның итен фонд аша үзе теләгән  башка кешегә дә илттерә ала. Шул ук вакытта корбанлыкның 1/3 өлешен үзенә калдырырга да мөмкин, – дип белдерде мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.
Сарыкларны чалу, эшкәртү, мохтаҗларга тарату, биологик һәм органик калдыкларын эшкәртү урыннарына озату белән бәйле мәшәкатьләрне фонд белгечләре үз өстенә ала.  Моннан тыш, мөселманнарга  уңайлы булсын өчен, гаризаларны телефон аша да җибәрергә мөмкин. Корбан сарыкларының быелгы бәясе: сарык ите якынча 20 кг авырлыкта булган очракта 13 мең сум. 7 кешегә исәпләп корбанга чалдырылган 35 кг сыер ите 14 мең 500 сумга төшәчәк.

 Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ