Логотип Магариф уку
Цитата:

Коронавирус кемне ничек сынады

Таҗлы вирус зәхмәте чыгу аркасында, бик күп илләр, мәгариф системасына үзгәрешләр кертеп, балаларны өй шартларында укытуга күчәргә мәҗбүр булды. Шул уңайдан без АКШта һәм Төркиядә яшәүче милләттәшләре...

Таҗлы вирус зәхмәте чыгу аркасында, бик күп илләр, мәгариф системасына үзгәрешләр кертеп, балаларны өй шартларында укытуга күчәргә мәҗбүр булды. Шул уңайдан без АКШта һәм Төркиядә яшәүче милләттәшләребезгә шылтыратып, сезнең гаиләгез бу үзгәрешләрне ничек кабул итте, хәзерге вакытта таҗлы вирустан саклану таләпләре йомшардымы, ковид халыкның матди хәленә нык «суктымы»  дип сораштык.
Моннан 3 ел элек Казаннан Америкага күчкән Рәсим Хөснетдинов:
 Безнең штатта өйдән торып уку булмады
Без өч бала үстерәбез. Әле олы улыбыз Рөстәм генә мәктәптә укый. Тегеләре бәләкәй. Илнең көньягында, Флорида штатында яшибез. Улыбыз алтынчы класста укыганда, 2020 елның март-май айларында аңа дистанцион уку эләкте. 2020 елның августында без тагын да көньяккарак, океанга якынрак булган, 52 мең генә кеше яши торган Сарасота шәһәренә күчендек. Уку елы башы, 1-2 атна дәвамында мәктәпкә битлек киеп йөрделәр дә  кию-кимәүне иреклегә калдырдылар. Битлек кимәгән өчен, монда беркемгә дә штраф салганнары юк. QR-код та сорамыйлар. Кибеткә кергәндә, маска тәкъдим итәләр итүен, теләгән кеше кия, теләмәгәне – юк. Белмим, бәлкем кайбер җирләрдә битлексез кертмиләрдер. Бездә дорфа бәйләнү, кулларны артка каерып бәйләп, полициягә алып китү очраклары булмады. Дөрес, вакцина куллануны бик тиз тоттылар, актив ясадылар. Алай да бик каты мәҗбүр итмәделәр. Майамида, мәсәлән, мәҗбүр  итү очраклары булган, диләр.  Мин үзем вакцина ясаттым, ә хатыным – юк. Узган ел 12-17 яшьлек мәктәп балаларына вакцина ясату мөмкинлеге бар дип әйттеләр. Белмим, бәлкем кемдер ясаткандыр, улым Рөстәм ясатмады.

Кибеттә яки кафе-мазарда чират торырга туры килгәндә халык 1-1,5 метр ара калдырып баса. Әгәр кем дә булса янәшәңә килеп баса икән, мондый хәл биредә әдәпсезлек дип кабул ителә. Дөрес, хәзер яшәгән шәһәребездә укучы балаларга дистанцион уку мөмкинлеге дә бар. Өлкән буынның сәламәтлеген кайгырту максатында, әби-бабасы белән бергә торучы кайбер укучылар өй шартларында белем ала икән. Билгеле, өй шартларында уку белем бирүнең сыйфатын шактый нык төшерә. Бердән, укучы-укытучы багланышы югала, икенчедә, әле бит укучылар арасында үзара ярышып уку дигән нәрсә бар. Аннан килеп, укучыларда, гомумән, адәм баласында аралашу ихтыяҗы булуын да онытмыйк.
 Инде халыкта элеккеге курку калмады. Омикрон эләктерү очраклары булгаласа да, кеше вакцина ясатырга ашыкмый. Таҗлы вирустан, нигездә, зур шәһәрләрдә яшәүчеләр, аеруча испан теллеләр, кара тәнлеләр кырылды. Шунысы гыйбрәтле: кара тәнлеләрнең организмы «Д» витаминын кыенрак, акрынрак үзләштерә икән. Ә ул витаминны ковидка каршы торучы шактый нәтиҗәле чара диләр. Шуңа күрә аларга «Д» витамины комплексын өстәмә рәвештә эчәргә тәкъдим итәләр.
Билгеле, әлеге үлем-китемнең икътисади сәбәпләре дә бар. Пандемия көчәйгәч, җитәрлек кереме, акчасы булган гаиләләр эшкә чыкмаска тырышса, кереме аз булганнарның эшкә бармый чарасы юк. Дөрес, тора-бара шактый кеше акчалата ярдәм -эшсезлек пособиесе алып өйдә утыра башлады. Ул бездә минималь хезмәт хакына бәрабәр, 3500 доллар тәшкил итә. Шул ук вакытта шактый кеше – транспорт йөртүчеләр, төзелештә, кафеда эшләүчеләр хезмәт хакын шул тирә генә ала иде. Сәер хәл килеп туды: эшкә чыксаң да, өйдә утырсаң да керемең –3500 доллар. Нәтиҗәдә байтак кеше, эшкә чыкмыйча, өйдә утырып та яшәп була икән, дип уйлый башлады. Шул сәбәпле шактый җирдә хәзер эшче куллар җитми. Эшләүчеләр җитмәгәч, хезмәт хакын күтәрергә мәҗбүрләр. Аптырагач, байтак кына җирдә йөк машиналары йөртүчеләргә 7000 доллар хезмәт хакы түли башладылар. Алай да бу эшкә ашкынып тормыйлар икән. Пандемия вакытында өлкәннәргә, балаларга да, ярлыларга, байларга да өч мәртәбә шактый саллы акчалата ярдәм бирделәр. Фирмаларга да күп ярдәм, кредит бирелде. Кыскасы, хөкүмәт акчаны жәлләмәде. Шул сәбәпле узган ел илдә 7,5 процент инфляция булды. Кыскасы, халыкның акчасы бар,  ә җитештерү тармагы артта кала. Соңгы кырык елда илдә әле болай бәя күтәрелү очрагы күзәтелмәгән.
Былтыр бик күп кеше төньяк штатлардан безнең тарафка яшәргә күченеп килде. Шул сәбәпле бездә аренда бәясе шактый нык үсте. Бензин бәясе дә бераз күтәрелде. Монда үз өе булган кеше рәхәт яши. Чөнки кием-салым, ризык чагыштырмача очсыз. Аларга бәяләр дә артмады.

Рәшит Минһаҗ


Фото Рәсим Хөснетдиновның шәхси архивыннан


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ