Логотип Магариф уку
Цитата:

«Котадгу белек» әсәре хәзерге татар телендә беренче мәртәбә китап буларак дөнья күрде

Борынгы төрки язучысы Йосыф Баласагуниның XI гасырда иҗат ителгән «Котадгу белек» әсәре хәзерге татар телендә беренче мәртәбә китап буларак дөнья күрде. Ул «Безнең мирас» журналы редакциясе тарафыннан...

Борынгы төрки язучысы Йосыф Баласагуниның XI гасырда иҗат ителгән «Котадгу белек» әсәре хәзерге татар телендә беренче мәртәбә китап буларак дөнья күрде. Ул «Безнең мирас» журналы редакциясе тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән басылып чыкты.
Бүген «Татмедиа» китапны тәкъдим итү чарасы булды. Журналистлар белән очрашуда журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон, татар әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.
Казан федераль университеты профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов төрки язучысы Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» әсәрен рухи мирасыбызның, хәзинәбезнең бәһаләп бетергесез җәүһәре дип атады.
«XIII гасырга кадәрге әсәрләрне уртак хәзинә дип карарга тиешбез, ул вакытта төрки халыклар формалаша башлаган гына әле. Йосыф Баласагунины «шаһ» дәрәҗәсендәге шагыйрь, диләр. Әсәрдә вакыйга да, сюжет та юк, ләкин анда фикер тирәнлеге бар. Зирәклек, һөнәрчелек, игенчелек, сәүдә итү, тормышны алып бара торган күренешләргә шигъри бәя бирелә. Белемле булу, мәгърифәтлек үзәккә куела. Ул традиция электән үк килә. Гомернең узуы, яшьлекне сагыну һәм яшәү мәгънәсе хакында лирик шигырьләр урын алган. Бу әсәр әдәбиятыбызга зур йогынты ясаган. Әсәрне аңлау, икенче телгә тәрҗемә итү дә – гаять катлаулы эш. Шигырь язу, тәрҗемә итү өлкәсендә тәҗрибәсе, осталыгы булган Рифкать Әхмәтҗановка рәхмәтлебез. Ул төрле телләрдә чыккан нөсхәләрдән файдаланды. Аның исемен яхшы яктан телгә алырга тиешбез», – дип сөйләде ул.
Галим әлеге китапны башка төрки халыкларга да җибәрергә, пропагандаларга кирәклеген әйтте.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ