Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара мәктәбе директорлары Интернетта татарча контентның үсүен тели (Видео)

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе Кукмара районында булып, биредә белем бирүнең торышы һәм мәгариф идарәсенең эшчәнлеге белән танышып кайттылар. Аерым алганда, Олыяз авылы урта мәктәбе,...

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе Кукмара районында булып, биредә белем бирүнең торышы һәм мәгариф идарәсенең эшчәнлеге белән танышып кайттылар. Аерым алганда, Олыяз авылы урта мәктәбе, Кукмараның «Галактика» балалар иҗат үзәге, «Йолдызлык» балалар бакчасында тукталып, мәгариф хезмәткәрләре һәм укучылар белән аралаштык. Шулай ук Кукмара туган якны өйрәнү музеена кереп, танышып чыктык.
 
Олыяз авылы мәктәбендә Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Әхмәдуллин катнашында «Кукмара районы мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүнең милли эчтәлеген тәэмин итү» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Бирегә Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшен оештыру буенча урынбасары Миләүшә Бакланова, милли мәсьәләләр буенча методист Энҗе Нигъмәтуллина, Кукмараның Ч.Т.Айтматов исемендәге  1  нче гимназиясе диркторы Васил Касыймов, Олыяз урта мәктәбе директоры Алмаз Гарипов, Ядегәр урта мәктәбе директоры Рәмис Нуриев, К.Ф. Шакиров ис. Зур Сәрдек гимназиясе директоры Фидаил Мостафин, Югары Чура урта мәктәбе директоры Эльмира Тукеева, Поч.Кучук урта мәктәбе директоры Алмаз Фәйзрахманов, Оштырма-Юмья урта мәктәбе директоры Виталий Семёнов килгән иде.



 



Мәгариф хезмәткәрләре яңартылган федераль белем бирү стандартлары шартларында мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту, милли белем һәм тәрбия бирү, дәреслекләр һәм укыту программасы әзерләүдә кадрлар туплау белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
 
«Районыбызда барлыгы 32 мәктәп эшли, аларның 17 се татар мәктәбе һәм 2 татар гимназиясе бар. Кукмара – күпмилләтле район, шуңа биредә удмурт телендә һәм мари телендә белем бирүчеләр дә бар. Милли мәгарифне саклау – безнең төп бурычыбыз. Без шул өлкәдә бөтен көчне куеп эшлибез. Шулай да бүген авыл җирлегендә кадрлар һәм яшь укытучылар җитмәү проблемасы бар. Район хакимияте белән берлектә без моны хәл итү юлларын эзлибез», – дип сөйләде Илфат Ильяс улы.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук бүгенге көндә балаларны туган телебезгә җәлеп итү, аны өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру хакында да сөйләшенде. Ядегәр мәктәбе директоры Рәмис Нуриев «Бүген яшьләр күп мәгълүматны Интернеттан ала. Шуңа да күбрәк татарча контент булдырырга һәм татар блогерларын үстерергә кирәк», – дигән фикерен җиткерде.
 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА


Альберт Сабир фотолары һәм видеолары


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ