Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада Кыш бабай резиденциясе ачылды

Кукмара районының  «Киндер-күл» паркында Кыш бабайның Яңа ел резиденциясе эшли башлады. Биредә 2-7 гыйнварда да кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы белән аралаша алачак, дип хәбәр ителә "Хезмәт...

Кукмара районының  «Киндер-күл» паркында Кыш бабайның Яңа ел резиденциясе эшли башлады. Биредә 2-7 гыйнварда да кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы белән аралаша алачак, дип хәбәр ителә "Хезмәт даны" газетасы сайтында.
 
«Кыш бабай резиденциясен ачу  Яңа елның беренче көннәрендә үткәрелә торган күркәм традициягә әверелә. Шунысы куанычлы:  аңа елдан-ел күбрәк балалар килә. Быел да балалар, өлкәннәр тылсымлы атмосферадан көч һәм энергия алырлар дип өметләнәм»,  – дип сөйләде ачылыш тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев.  
2 гыйнварда биредә әкияти персонажлар белән әйлән-бәйлән төрле күңел ачулар, имбирле прәннекләрне бизәү буенча мастер-класслар, шулай ук музыкаль чыгышлар оештырылды.

Килгән кунакларга кар машинасында, понида йөрү, кайнар чәй һәм мичтә пешкән коймак белән сыйлану мөмкинлеге дә бар иде.
Ә Кыш бабай биләмәләрендә тылсымлы һәм бәйрәм атмосферасы: бизәлгән чыршы, камин, бәйрәм бизәкләре һәм төсле гирляндалар.

Фәния Лотфуллина


Фото: kukmor-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ