Логотип Магариф уку
Цитата:

Кулланучы хокуклары

Ялгыш кына акча ертылып китсә, аны кибеттә кулланырга кыенсынабыз. Өйгә кайткач, сатып алынган товарның сыйфатсыз икәнлеге ачыклангач та, аны тотып кире кибеткә юнәлүчеләр саны күп түгел. Үзенең хаклы...

Ялгыш кына акча ертылып китсә, аны кибеттә кулланырга кыенсынабыз. Өйгә кайткач, сатып алынган товарның сыйфатсыз икәнлеге ачыклангач та, аны тотып кире кибеткә юнәлүчеләр саны күп түгел. Үзенең хаклы булуын дәлилләве кыен буласына инанган ул чөнки. Өлкән буынга «Әй, фәлән сум өчен генә вакланып йөрмим» дигән уңайсызлану да хас. Замана яшьләре исә акчага корылган тормышта ничек алданмаска һәм үз хокукларыңны ничек якларга икәнлеген мәктәп яшеннән үк өйрәтә башларга кирәк дип саный. Һәм шулай эшли дә.
Балалар белемлерәк
Күптән түгел генә Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясендә кулланучылар хокукын яклауга багышланган олимпиадага ясалган нәтиҗәләр шулай дип уйларга нигез бирә. Ник дигәндә, беренче тапкыр 2013 елда уздырылган олимпиадага 500 баладан гариза кабул ителгән булса, быел бу сан 9941 укучыны тәшкил итә. Катнашучылар санына, олимпиада сорауларының катлаулылыгына, балаларның белем дәрәҗәсенә күз салсак, гади кулланучылар буларак кына да никадәр күп гыйлем эстисе барлыгын искәртәсең.
«2014 – 2021 елларда Татарстан Республикасында кулланучылар хокукын яклауның комплекслы системасын үстерү» дип аталган максатчан программа эшли. Аның бер юнәлеше товар һәм хезмәт күрсәтүнең  сыйфатын күтәрү булса, икенче яктан кулланучыларның гыйлемен арттыру максаты куела. Кулланучылар дигәндә, тәүге нәүбәттә cоциаль яктан якланмаган кешеләр: өлкән яшьтәгеләр һәм балалар белән эшләү күздә тотыла. Һаман ишетеп-белеп торабыз: өлкәннәргә кирәкмәгән сыйфатсыз көнкүреш, хуҗалык, медицина товарларын алдап сатсалар, замана балалары соңгы арада интернет-кибетләрдә акчаларыннан колак кага. Соңгылары исә, әз генә мөстәкыйльлек алуга, акча да санарга өйрәнә, кибеткә барып ипи алып кайтканда да кулланучылар рәтенә керә. Димәк, товар, хезмәт күрсәтүгә кагылышлы турыдан-
туры тормыш белән бәйле белемнәрне дә мөмкин кадәр иртәрәк үзләштерә башлаудан зыян юк. Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова да бу фикерне тулысынча хуплый: «Балалар бакчасында ук башланырга тиешле эш бу. Аларга кызык. Газлы, буяулы сулар, матур кәгазьгә төрелгән сагызларның зыяны хакында сөйләгәндә, авыз ачып тыңлыйлар. Мәктәптә 8-11 нче сыйныфлар өчен эшне уен, лекцияләр рәвешендә алып барабыз. Инде җиденче ел рәттән сентябрь аенда Юстиция һәм Мәгариф министрлыклары тарафыннан расланган нигезләмә нигезендә олимпиадага сайлап алу туры башлана».
Тестларны уңышлы тапшырган укучылар киләсе турга уза. Икенче турда, өч теманың берсен сайлап алып, эссе язарга тәкъдим ителә. Теләгән кеше татарча да яза ала. Иң яхшыларын гына сайлап алып, өченче турга чакырабыз. Биредә инде сораулар катлаулырак, үзләре белән турыдан-туры аралашу бар. Иң әйбәт күрсәткечле укучылар финалга чакырыла. Олимпиада башында уң меңгә якын гариза кабул ителсә, финалга нибары 94 бала гына чыкты. Биредәге көндәшлекне күз алдына китереп карагыз инде шуннан! Укучыларның белеменә, әзерлегенә дәрәҗәле җитәкчеләр дә, жюри әгъзалары да шакката. Кулланучылар хокуклары турында сөйләгәндә, маддәләрен үк атап сөйлиләр бит! Биредә аларның гыйлемле булулары гына түгел, ә шул гыйлемнәрен тормышта кулланулары, башкаларга да ярдәм итә алулары куандыра. Бүләкләр дә саллы шул. Җиңүче укучыларның берсе оештыручыларга акчалата сертификатны ничек куллануын әйтеп тә шалтыраткан инде. Иң беренче эш итеп дәү әнисенә яңа үтүк алган ул.
Сүзең кәгазьдә теркәлсен
Кулланучыларның мөрәҗәгатьләре күбрәк нидән гыйбарәт икән соң? Розалия Арсланова әйтүенчә, зарларның иң күп өлеше (32%) товар яисә хезмәт күрсәтү турында дөреслеккә туры килмәгән, тулы булмаган мәгълүматка бәйле икән. Ягъни кибеткә кереп сөт дип алып чыккан товарыңның бик үк сөт булып чыкмавы кебегрәк хәл инде бу. Йә булмаса, рекламага ышанып түләүле сырхауханәгә 1 меңлек консультациягә килеп, ихтыяри-
мәҗбүри 3 мең калдырып кайту очраклары керә инде моңа.
«Хезмәт күрсәткәндә, алданучылар байтак, – ди Розалия ханым. – Мисал өчен, күршесенең яңа тәрәзәсен ошатып кына шул ук оешмадан  пластик тәрәзә эшләүчеләрне чакырталар. Кайчакта оешма да булып чыкмый әле ул. Килешү дә төзеп тормыйлар. Соңыннан тәрәзәләре көтелгәнчә сыйфатлы булып чыкмаса, кышкы җилләр үтә башласа, ул кимчелекләрне төзәтүче генә табылмый. Ник дигәндә, килешү кәгазьдә теркәлмәгән. Аптыраган зыян күрүче терәк эзләп инспекциянең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә дә мөрәҗәгать итә. Хокук бозылуын аңласак та, кулда документ булмый торып, кем ярдәм итә алсын? Акча мәсьәләсенә кагылышлы теләсә нинди эштә килешү булырга тиеш!»
Акчаның ертыгы юк
Кесәдә онытылып калган кәгазь акчаларны ялгыш кер юу машинасында юдырганыгыз бармы? Ә ертылып киткәнен җилем белән ябыштырып утырганыгыз? Аннары үзеңне гаепле хис итеп, ябыштырган өлешен күрсәтмәскә тырышып, кыюсыз гына кибеттәге сатучыга сузасың. Әзме-күпме зыян килгән акчаны кибеттә дә, транспортта да теләми генә кабул итәләр. Акча банкнотына ялгыш зыян килгән очракта нишләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә? «Бозылган» акчаларның кайсын кабул итәргә тиешләр, ә кайсыларына инде кулланылыштан төшәргә вакыт?
Банкнотның язмышы аның ни дәрәҗәдә зыян күрүенә бәйле. Моны бәяләү өчен белгеч булу кирәкми, бу мәсьәләне һәр кеше үзе дә хәл итә ала. Нык зарар килмәгән, әйтик, бөгәрләнгән, тузган, пычранган, кечкенә тишекләре, чит язулары булган, таплы, почмаклары ертылган акчаларны теләсә кайсы оешма түләү өчен кабул итәргә бурычлы.
Әгәр инде кулыгызда хәйран гына зарар килгән акчалар бар икән, аларны бары тик банкка гына илтеп алмаштырырга була. Нинди кимчелекләр турында сүз бара соң? Шуларны карап узыйк:
– хәйран гына фрагменты юкка чыккан, әмма 55 проценттан да ким булмаган өлеше сакланган;
– бер үк банкнотның берничә фрагментыннан ябыштырылып җыелган;
– бер номиналдагы ике акчаның өлешләрен ябыштырып «ясалган»;
– төсе һәм балкышы үзгәргән акчалар, тик монда рәсемнәрнең ачык күренеп торуы шарт. (Акчаны урлаудан саклау өчен кулланыла торган махсус буяуга манылган акчаларны кабул итмәячәкләр);
– җитештерүче җибәргән брак.
Тәңкәләр турында сүз барганда, теләсә кайсы банк эретелгән, изелгән, киселгән, тишелгән акчаларны кабул итәргә тиеш. Бу вакытта төп ике шарт истә тотыла: кимчелекләр акчаларның Россия банкыныкы икәнен билгеләргә комачауламасын, ә массалары баштагы вакытыннан 75 проценттан да ким булмасын.
Ләйсән Низамова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ