Кызлар гамәлен акларлыкмы?

Әти ул вакытта сөтчелек фермасында  хисапчы булып эшли иде. Җәен сыерлар җәйге көтүлектә була иде. Әти, үз урынына мине калдырып: «Кич белән сөтләрне хисапларсын, мин мунча кереп килим инде», – дип мине үз урынына калдырып китте. Җәйге җәйләү безнең авылдан шактый ерак – тугыз чакрымнар булыр. Аны «Яңа авыл таллыгы җәйләве» дип йөртәләр иде. Минем ике классташым – Нәкыя һәм Факия дә җәйге чорда үз савымчы апаларын алмаштырырга килгәннәр. Савымчылар берничә көн ял иткән вакытта, аларның сыерларын савалар. Шулай, мин һәр савымчының күпме сөт сауганын үз кенәгәмә тамгалый барам.

Мин  бу хәлне соңыннан гына – Нәкыя классташым аркылы белә алдым. Ул миңа соңыннан, мин сораштыра башлагач, миңа боларны сер итеп кенә сөйләгән иде. Сезгә дә аны сер итеп кенә сөйлим.

Беркөнне шулай, кич белән бу ике кыз югалды. Үзләре дә юк, сөтләре дә юк. Аннан карыйм, моннан карыйм, эзләре дә юк, исләре дә юк. Классташларымның югалуы, минем өчен куркыныч хәл булды.

Ә алар ни эшләгәннәр дисезме? Икәүләп берәр тулы ике чиләк сөтне күрше рус авылы – Яңа авылга алып киткәннәр. Анда баргач, сөтне сатканнар. Акча булгач, күңелләре күтәрелеп киткән һәм турыдан-туры кибеткә юнәлгәннәр. Ул заманда бит акчаң булса да, товар алып булмый иде. Күрше авыл кибете ул вакыт Ульяновск өлкәсе карамагында тәэмин ителә. Безнең авылга караганда товарлар күп, шактый бай кибет. Биредә кызлар күз явын алырлык әйберләп күп, тик булган акчага кайсын сайларга белми аптырыйлар алар. Карасалар, ул вакытта бик дефицит булган күн перчаткалар – бишмармаклар сатыла. Ә  бит бу авыл – рус авылы. Әмма рус телен белмәү харап итә, ничек тә сорарга белми аптырыйлар болар. Соңыннан Нәкыя классташым,  кыюланып китеп, кибетчегә: «Вот у меня пять пальцев, надо одевать», – дип әйтеп куя. Кибетче эшнең нидә икәнлеген аңлап, аларга бишмармакланы сатып бирә, һәм алар шыпырт кына кире  җәйләүгә әйләнеп кайтканнар.

Соңыннан Нәкыя сөйләгәннәрне  мин сер итеп калдырдым билгеле. Беренчедән, ни әйтсәң дә, үз классташым бит.  Классташым серен беркемгә дә сөйләмәдем. Икенчедән,  үз хезмәтләре өчен аларга колхоз бер тиен акча да бирми ич. Аларның алып киткән сөтләре, үз хезмәтләре өчен үзләре өчен түләү икәнлеген  аңладым һәм мин моны һич кенә дә начар хәл дип санамадым. Киресенчә, алар да бит яшь, чибәр кызлар  буларак, матур итеп  киенеп йөрергә тиешләр, дип җиңел сулап куйдым. Ярый әле үзләре, тел  белмәгән килеш, шул зур авылдан исән-имин  кайтып җитә алганнар.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ   
Фото: pixabay

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.