Логотип Магариф уку
Цитата:

Лагерьга керү өчен яңа шартлар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, быел балаларны савыктыру лагерьлары өчен санитар кагыйдәләрдә массакүләм чаралар, шул исәптән ата-аналар балаларына ачык һавада йөрүне тыю юк.Бу ха...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, быел балаларны савыктыру лагерьлары өчен санитар кагыйдәләрдә массакүләм чаралар, шул исәптән ата-аналар балаларына ачык һавада йөрүне тыю юк.
Бу хакта Дәүләт Думасының туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе урынбасары Наталья Костенко соравына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова җавабында әйтелә. Санитария кагыйдәләре таләпләрендә массакүләм чаралар уздыруга тыю юк, шул исәптән балаларга ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларында ачык һавада булу, диелә хатта.
Ата-ана көннәрен тыюны гамәлдән чыгару, ә лагерьлар җитәкчелегенә мәгълүматны җиткерү турында Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе Артем Метелев хезмәткә мөрәҗәгать итте. «Авыруның таралу куркынычы бөтенләй диярлек артта калды, ил нормаль тормышка кайтты, әмма безгә күп кенә тыюлар, шул исәптән балаларны лагерьларга йөртү буенча да, эш дәвам итә, дигән хәбәрләр килә», – дип билгеләде депутат.
COVID-19 котырганда тыю актуаль булды, ә хәзер ВОЗ рәсми рәвештә пандемия тәмамлануы турында игълан итте һәм аннан баш тартырга мөмкин, дип саный Костенко. Чөнки балаларга, бигрәк тә кечеләргә, әти-әниләр белән булу мөһим, ә өлкәннәргә  аларның нинди шартларда яшәвен үз күзләре белән күрәсе килә, диелә хәбәрдә.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ