Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләкләкләр Мамадышны әллә үз итмиме?

Халыкта элек-электән сабый бала тууны ләкләк дигән кош бүләге дип юрау бар иде. Нигәдер соңгы вакытта күп кенә төбәкләрне ләкләкләр үз итми башлады шикелле. Бигрәк тә авылларыбызда сабый балалар туу б...

Халыкта элек-электән сабый бала тууны ләкләк дигән кош бүләге дип юрау бар иде. Нигәдер соңгы вакытта күп кенә төбәкләрне ләкләкләр үз итми башлады шикелле. Бигрәк тә авылларыбызда сабый балалар туу бик нык кимеде. Әйтик, республикабызның иң зур районы саналган Мамадыш төбәгендә узган елда нибары 168 генә сабый дөньяга аваз салган. 130 торак пунктны үзенә сыендырган  районда бит әле бу! Һәр авылга уртача бер сабыйдан  аз гына күбрәк туры килә түгелме? Димәк, районның күпме авылында әле ел буена бер сабый да тумаган – димәк, тагын җиде елдан бу авылда бер бала да беренче сыйныйфка укырга кермәячәк дигән сүз. (Ә мондый аянычлы мисаллар республикабызның шактый гына авылларына хас, һәм аларның күбесе – татар авыллары!)
Мамадыш сабыйлары мисалында тагын бер кызыклы күренеш: узган ел туган 168 сабыйның 58 е – гаиләдә өченче, ә 18 е – дүртенче бала, ягъни районда ишле балалы гаиләләр әнә шулкадәргә арткан. Ә 44 сабый беренче бала булып туган, димәк, районда яшь гаиләләр корылмый түгел – корыла икән. Аннан килеп, Мамадыш сабыйларының күбесенә халкыбызга хас милли исемнәр: Дилә, Әминә, Зифа, Ясминә, Мәликә исемнәрен хәтта дүртәр кыз балага кушканнар. Мәдинә һәм Зилә исемнәре дә Мамадышта бик популяр икән. Узган ел туган сабыйлары арасында Дәлия белән Зәйнәп дигәннәре дә бар. Ә малайлар арасында Кәрим белән Морат исемлеләре өчәр. Тик калган малайлар арасында башка адаш исемлеләр юк – һәркайсы берәр: Илназ, Дамир, Данил, Идрис, Әхмәт, Халит һ. б.
Тагын шунысы куанычлы: яңа 2022 ел республикабызны ишле сабыйлары белән сөендерер сыман. Гыйнварның беренче ун көнендә генә Казанда гына 446 сабый туган дигән хәбәр бар. Аларның 257 се – малай, 189 ы – кыз бала. Ә республикабызда 2022 елның беренче нарасые – Яңа ел курантлары сукканнан соң бер минут үткәч туган Казан медицина университетында туган Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсе табиблары кызчыгы.
Арчадагы бала табу йортында исә елның беренче сабыйлары – Зифа белән Аянан 6 гыйнвар көнне аваз салды. Беренчесе – Арчадан Зилә белән Марат Галиевләр улларын сеңелкәш буларак сөендерсәләр, икенчесе – Кәчедә яшәүче Наталия белән Радик Хөсәеновларның беренче балалары.
Сабадагы бәби тудыру бүлегендә исә быелның беренче сабые исә 5 гыйнварда аваз салды. Байлар Сабасында гомер итүче Гүзәл белән Рүзәл Миңнеголовлар гаиләсендәге ике яшьлек Самирның энекәше – Кәрим ул!
Төкле аягыгыз белән, 2022 ел нарасыйлары! Белгәнегезчә, быелгы Юлбарыс елына Татарстаныбыз халкының санын 4 миллион кешегә җиткереп аяк басты. Сездәй сабыйларның күбрәк дөньяга авыз салуы бәрабәренә тизрәк биш миллион чиген дә яуларга, һәркайсыгызга бәхетле, тәүфыйклы, иманлы булып үсәргә язсын иде!
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ