Логотип Магариф уку
Цитата:

Лилия Муллагалиева 25 ел күңелендә йөрткән хыялын чынга ашыра

Танылган артист Лилия Муллагалиеваның быелгы концерты үзенчәлекле булачак. Быел ул «Илһам»  дип аталган үз ансамблен булдырган. Артист сүзләренчә, "Илһам" сүзенең мәгънәсе тирән, яңгырашы да әйбә...

Танылган артист Лилия Муллагалиеваның быелгы концерты үзенчәлекле булачак. Быел ул «Илһам»  дип аталган үз ансамблен булдырган.
Артист сүзләренчә, "Илһам" сүзенең мәгънәсе тирән, яңгырашы да әйбәт. Иҗат кешеләренә  илһам килеп тору да бик мөһим. Артистның кечкенә улының исеме дә Илһам икән. Шулай ук бу исем легендар җырчыбыз Илһам ага Шакировның якты истәлеге белән дә бәйле. Әлеге ансамбльне 25 ноябрьдә «Пирамида» концертлар залында  тамашачыларга тәкъдим итәргә ниятлиләр. Биредә татар җырларыннан тыш, рус, гарәп телләрендәге җырлар, ретро-композицияләр дә тәкъдим ителәчәк. 
"Ике гитарист, клавишник, саксофон, тромбон, бәрмә уен коралларында уйнаучы, аларны туплап торучы, җырларыбызга музыкаль бизәлеш ясаучы сәнгать җитәкчебез бар. Хәзер бөтен дөнья электрон музыкага мөкиббән, бертөрлелеккә чумды. Ә минем үзебезнең җырларны мөмкин булганча «тере» тавыш белән башкарып, тамашачыларга җиткерү, яңа алымнар кулланып иҗат ителгән җырларым белән күпләрнең күңелендә эз калдырасым килә. Яраткан җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Венера Ганиева, Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Вафирә Гыйззәтуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, «Заман» төркеме һәм башка милләтебезнең асылташларының инструменталь ансамбльгә кушылып җырлауларына сокланып үстем, алар мәңгегә йөрәгем түрендә. Музыка уен коралларында уйнаучыларга кушылып җырлау өчен әзерлек кирәк. Мин моңа өлгердем дип саныйм, 25 ел буена күңелемдә йөрткән теләк бу", – ди Лилия үзе.

Фәния Лотфуллина 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ