Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең 110 еллык юбилее

Үз тирәсенә галимнәрне, укытучыларны, тәрбиячеләрне туплаган хәлдә мәгариф сәясәтен алып барып, алдынгы тәҗрибә мәктәбе, фикер алышу мәйданы буларак хезмәт итә «Мәгариф» журналы. Бер гасырдан артык кы...

Үз тирәсенә галимнәрне, укытучыларны, тәрбиячеләрне туплаган хәлдә мәгариф сәясәтен алып барып, алдынгы тәҗрибә мәктәбе, фикер алышу мәйданы буларак хезмәт итә «Мәгариф» журналы. Бер гасырдан артык кыйбласына тугры калып хезмәт итүче басма быел үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтә.


Аның беренче нигез ташы булып торган «Мәктәп» журналының нибары 25 саны гына дөнья күрсә дә, заманында ул, үз укучысын табып, үзенең кирәкле басма булуын күрсәтә-дәлилли алган. 1936 елның октябреннән журнал «Башлангыч мәктәп» буларак чыкса, 1938 елдан 1990 елның августына кадәр ул «Совет мәктәбе» исеме белән популярлык казана. Әле дә мәктәпләрдә укытучылар белән очрашканда, «Минем әти-әнием укытучылар иде. «Совет мәктәбе» журналларының төпләнмәләре елныкы-елга әле дә булса саклана», – диючеләр шактый. Әйе, журнал – чыннан да тарихта кала торган басма. Соңгы 33 ел дәвамында укучыларыбыз аны «Мәгариф» журналы буларак белә.


110 ел дәвамында журнал ничек кенә аталмасын аңа бүген дә, кадерле укытучыларыбыз, сез дәрт, дәрман биреп торасыз. Бу табигый, чөнки матбугат чарасы нинди генә булмасын аны укучылары яшәтә. Шуңа күрә дә «Мәгариф» коллективы журналның тугры укучыларына рәхмәтле булып, һәммәгезне бәйрәм белән тәбрик итә!

Киләчәктә дә «Мәгариф» белән бергә булыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ