Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» авторына – Президентыбыз Рәхмәте

Җор теллеләр, уенын-чынын бергә кушып, Мамадыш төбәген керәшеннәр мәмләкәте, ә Мамадыш каласының үзен керәшеннәр мәркәзе дияргә ярата. Шулай булмыйча?! Райондагы авылларның 26 сы керәшен авылы саналуы...

Җор теллеләр, уенын-чынын бергә кушып, Мамадыш төбәген керәшеннәр мәмләкәте, ә Мамадыш каласының үзен керәшеннәр мәркәзе дияргә ярата. Шулай булмыйча?! Райондагы авылларның 26 сы керәшен авылы саналуы да күп нәрсә хакында сөйли. Әле ул  салалар нинди диген – һәркайсы – Җөри, Юкәче, Иске Мочалкино, Дүсмәт, Никифорово, Керәшен Ерыксасы, Албай, Владимир һ.б.  район тоткасына торырдай. Шундый уңган-булган керәшеннәр төбәгенең гөрләтеп Питрау бәйрәме уздыруы гаҗәп тә түгел. Узган шимбәдә районның  Җөри авылындагы Тырлау аланында узган XXII «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәменең кайтавазы күпләрнең күңелендә озак сакланыр әле.

Журналыбызның иң актив авторларының берсе, Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лидия Семён кызы Константинова өчен бигрәк тә. Җөридәге быелгы Питрау бәйрәме аның өчен икеләтә куанычлы булды. Беренчедән, бәйрәм барышында керәшен халкының үз милли йөзен, гореф-гадәтләрен саклауда никадәр эш-гамәл кылуын күреп сөенсә, икенчедән, бәйрәм ачылышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрау бәйрәменең төп сәхнәсе түренә чакырып, Лидия ханымга тамашачыларның көчле алкышлары астында Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Тынгысыз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп, вакытында бәяли белүләренә ничек сөенмисең, ди?! Ул моңа лаек, бик тә лаек. Узган ел ахырында күркәм юбилеен уздырган иде. Әти-әнисе дә укытучылар булган Лидиябезнең тумыштан ук мөгаллимә булып үсеп җитлегүенә гаҗәпләнәсе дә юк. Инде әнә 32 ел мәктәптә, укучылары арасында. Чын мәгънәсендә тәрбияче-остаз ул. Кайберәүләр кебек: «Дәресемне укыттым та, эшем бетте», – диеп яшәү аңа хас түгел.  Үзе дә актив тормыш позициясе белән яши, ут борчасыдай тынгысызлыгы, тырышлыгы белән укучыларына да тынгылык бирми. Балалар белән концерт-театрлар оештырумы, республикабызның тарихи урыннары буйлап сәфәрләргә чыгумы, фәнни-гамәли конференцияләргә докладлар әзерләүме... Төп белгечлеге буенча ул – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Егерме еллап тирәсе укытканнан соң, язмыш җиле белгечлеген үзгәрттерә: тик мәктәбенә, укучыларына тугры кала – тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытырга алына. 15 ел инде Лидиябез  – тарихчы штурвалында:  райондагы иң тәҗрибәле тарих укытучыларының берсе ул. Әле тарихыбызны дәресләрдә генә укытып калмый, үз  тәҗрибәсендәге алдынгы эш алымнарын, кәгазь битенә төшереп, башка мөгаллимнәр хозурына да җиткерергә өлгерә. Һәр язмасы кызыксынып укырлык, үтемле. Безнең «Мәгариф» журналында дөнья күргән язмаларының менә берничәсе генә: «Без бер милләт балалары», «Милләтләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр», «Җир йөзендә сугыш булмасын!», «Сугыш язган язмышлар», «Мәдәни мирасыбызны  халыкка кайтаручы»,  «Буыннардан – буыннарга батырларның гомере җыр булып», «Үсәлием – чишмәләр иле», «Керәшеннәрнең мәртәбәле мәктәбе», «Яшьләр җыелган җирдә»...

Киләчәктә дә укучыларыгызның яраткан остазы, «Мәгариф» журналының үткер каләмле авторы булып, озын-озак сөендереп яшәргә насыйп булсын иде, Лидия ханым!
       Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: mamadysh-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Таһир Әюпович! Мине зурлап бик матур мәкалә язгансыз. Сезгә, кирәкле, хөрмәтле журналыбыз "Мәгариф" кә зур рәхмәт! Автор: Лидия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ