Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» конкурска йомгак ясады

Быелгы апрель рухы белән үк үзгәрәк шул: күңелләре белән лирик булганнар өчен дә, физиклар өчен дә! Беренчеләре бу көннәрдә сөекле Тукаебызның 135 еллык юбилеен зурлап уздыру мәшәкате белән янып йөрсә...

Быелгы апрель рухы белән үк үзгәрәк шул: күңелләре белән лирик булганнар өчен дә, физиклар өчен дә!
Беренчеләре бу көннәрдә сөекле Тукаебызның 135 еллык юбилеен зурлап уздыру мәшәкате белән янып йөрсә, физиклары исә дөньяның беренче космонавты Юрий Гагаринның Галәм киңлекләрен яулавына 60 ел тулуга багышланган чараларга әзерлек күрә. Шунысы сөенечле: һәр төбәктә, һәр мәктәпкә Космонавтика көне уңаеннан төрледән-төрле мавыктыргыч кичәләр уздырырга ниятләп торалар. Әйтик, Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназиядә 12 апрель көнне «Фән һәм иҗат янәшә» дигән очрашу кичәсе үтәчәк. Анда беренче космонавтлар төркеме составында булган якташлары Марс Рәфыйков туганнарының, шулай ук астрономия фәне үсешенә зур өлеш керткән астрофизик, физика-математика фәннәре кандидаты, күпкырлы иҗади шәхес Ким Сәлим улы Шакировның  катнашуы көтелә. Ә инде Хәлил Гайнетдинов җитәкчелегендәге «Җиһангирлар» төркеме Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә студентлар катнашында 12 апрельдә «Гагарин көне» үткәрәчәк.

Безнең «Мәгариф» журналы редакциясендә дә бу көннәрдә Гагарин рухы хөкем сөрә дисәк, һич арттыру булмас. Ник дисәгез, узган елның декабреннән дүрт ай буена бездә астрономия темасын яктырткан иң яхшы дәрес, шөгыль эшкәртмәләренә «Йолдызларга карап» дигән иҗади бәйге барды.

Конкурска килгән язмалардан яхшы дип табылган 21 эшнең II турга узуы хакында хәбәр иткән идек инде. Шулардан кайсылары акчалата премияләргә лаек дип табылыр? Бүген КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, КИТТУ-КАИ профессоры, физика-математика фәннәре докторы Борис Ахун улы Тимеркәев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри, «Йолдызларга карап» конкурсына килгән язмаларны кабат җиде кат энә күзеннән уздырып, җиңүчеләрне билгеләде. Алар өчәү: өчесе – өч районнан. Ә менә конкурсыбыз җиңүчеләренең төгәл кемнәр булуын «Мәгариф» журналының май санында дөнья күрәчәк язмадан белә алачаксыз. Тагын сезгә бер сөенечле хәбәр: журналыбызның шушы ук санында әлеге конкурска килгән иң яхшы язмалар аерым тупланма итеп биреләчәк.

                     Таһир САБИРҖАНОВ

Альберт САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин! Җиңүчеләр исемлеген көтеп калабыз) Автор: Укучы

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ