Логотип Магариф уку
Цитата:

«Магариф.РФ»нең юбилей саны язмаларыгызны көтә

Тагын бер елдан «Мәгариф» журналы үзенең 110 еллыгын билгеләп үтәчәк. Күпләрегезгә мәгълүм: могтәбәр журналыбызның әле «кече туганы» да бар: сүзебез «Магариф.РФ» электрон журналы хакында. Укытучы һәм...

Тагын бер елдан «Мәгариф» журналы үзенең 110 еллыгын билгеләп үтәчәк. Күпләрегезгә мәгълүм: могтәбәр журналыбызның әле «кече туганы» да бар: сүзебез «Магариф.РФ» электрон журналы хакында. Укытучы һәм тәрбияче авторларыбызның дәрес һәм шөгыль эшкәртмәләрен, сыйныфтан тыш чара үрнәкләрен басма журналыбыз гына үзенә «сыйдыра» алмый башлагач,  моннан сигез ел элек «Магариф.РФ» электрон журналын чыгара башларга булган идек. Аның айга икешәр санын чыгарырга тәгаенләнде. Һәр санында – 15 әр язма. Һәм аның 2014 елның 28 апрелендә беренче саны электрон форматта дөнья күрде. Шуннан бирле сигез ел инде ул күпсанлы журнал укучыларыбызны укыту-тәрбия процессының  төрле аспектларын үзенчәлекле яктырткан язмалары, мөгаллимнәребезнең алдынгы педагогик тәҗрибәсе үрнәкләре белән куандырып килә. Шул чор эчендә 3100 гә язма урнаштырылган. Бүген журнал укучыларыбызга чираттагы 199 нчы санына язмалар куеп бетерелде. Һәрвакыттагыча, язмаларының тематикасы да төрле: татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен, әйтик, Әлмәттәге 24 нче урта мәктәптән Лилия Вәлиеваның «Сүзләргә фонетик анализ», Базарлы Матак урта мәктәбеннән Мәрьямия Галләмова белән Саҗидә Юлдашеваның «Чәчәкләр китерегез Тукайга!», Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе методисты Роза Сәлахованың «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә финанс грамоталылыгы нигезләрен куллану» дигән язмалары кызыклы булыр, дип уйлыйм. Язма авторлары арасында шулай ук  балалар бакчасы тәрбиячеләре, логопед, лицей директоры, инглиз теле, рус теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары да бар. Һәркайсының язмасын кызыксынып укырлык, иң мөһиме: һәр мөгаллим алардан үз эшеңдә кулланырдай тәҗрибә өлгесе таба ала.
Һәм менә бүгеннән «Магариф.РФ» электрон журналының юбилей санына урнаштыру өчен язмалар туплау башланды: 200 нче сан булачак ул! Мәгълүм ки: язмалар саны чикле – бары тик иң яхшы, оригиналь 15  язма гына урын алачак анда. Ашыгыгыз! Соңыннан, еллар үткәч тә: «Язмам «Магариф.РФ» электрон журналының 200 нче юбилей санында басылган иде», – дип горурланып сөйләп йөрерлегегез була. Гыйнвар аеның икенче яртысында тупланачак «Магариф.РФ»ның 200 нче санында очрашканчыга кадәр!
                         Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ