Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»кә бердәм язылдык

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе укытучылары, «Мәгариф» журналына һәр ярты ел саен язылу кампаниясе башлануга, аңлы һәм оешкан төстә үзләре өчен өстәл китабыдай журналга бик теләп язылалар. Аның һәр санын...

Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе укытучылары, «Мәгариф» журналына һәр ярты ел саен язылу кампаниясе башлануга, аңлы һәм оешкан төстә үзләре өчен өстәл китабыдай журналга бик теләп язылалар. Аның һәр санын кулларына алып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзлиләр, эшләрендә кулланма итеп тоталар. Бигрәк тә төрле семинарлар үткәргәндә, чыгышлар әзерләгәндә, ачык дәресләргә әзерләнгәндә, алар журналның файдасын тоялар. Соңгы елларда журнал тарафыннан оештырылган төрле бәйгеләрдә катнашалар, аеруча «Авыл укытучысы» бәйгесен үз иттеләр. «Мәгариф» журналы хезмәткәрләренең мәктәбебездә булганнары да, бездәге эшне оештыруның үрнәк тәртибе, укыту-тәрбия чараларының эчтәлеге белән якыннан танышып, үз күзләре белән күреп  киткәннәре дә бар.  

Менә 2022 елның беренче яртыеллыгында да мәктәбебезгә 15 данә «Мәгариф» журналы киләчәк. Кайбер гаиләләрдә ике-өч укытучы булуын искә алсак, 19 кешелек коллектив өчен бу – яхшы күрсәткеч, әлбәттә. Киләсе елга да укытучыларыбыз журналга үзләренең дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар эшкәртмәләрен юлларга, бәйгеләрдә катнашырга, кыскасы, нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам иттерергә җыеналар.

Республикабызның башка мәктәпләре дә, безнең үрнәккә ияреп, 2022 елның беренче яртысы өчен «Мәгариф»кә бердәм язылсыннар иде димен.
2022 елдан белем бирү буенча яңа дәүләт стандартлары гамәлгә керүне истә тотып, журналда бу турыда күбрәк материал бирелсә, аларның үзенчәлекләрен укытучыларга җиткерү эше оештырылса, яхшы булыр иде дигән теләктә калабыз.    
Миләүшә ИМАМИЕВА,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе китапханәчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ