Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең август саны ниләр белән сөендерә?

Елның-елында август санын әзерләгәндә үзгә бер дулкынлану хисләре кичерәбез. Ник дигәндә, август ае – укытучыларыбызның җәйге яллары төгәлләнеп, яңа уку елына аяк басу алды ул. Яңа уку елы нинди яңалы...

Елның-елында август санын әзерләгәндә үзгә бер дулкынлану хисләре кичерәбез. Ник дигәндә, август ае – укытучыларыбызның җәйге яллары төгәлләнеп, яңа уку елына аяк басу алды ул. Яңа уку елы нинди яңалыклар алып килер? Мәгариф системасы алдына нинди яңа таләпләр һәм бурычлар куелыр? Туган телебез язмышын алда ниләр көтәр? Узган уку елында ирешелгән уңышларны ишәйтү, ә инде җитешсезлекләрдән арыну өчен мөгаллимнәребезнең яңа уку елында дәрт-дәрманнары җитәрме? Коронавирус аркасында укучыларның белем алуга омтылышын сүрелдерми калып булырмы? Һәр иҗади эшләүче мөгаллимнең, мәгариф җитәкчесенең күңелендә бу көннәрдә әнә шуңа охшаш йөзләгән сорау бөтерелә торгандыр.

Шул сорауларга беркадәр ачыклык кертү максатыннан «Мәгариф» журналы яңа санында «Август педсоветы» дигән махсус бүлек тәкъдим итә. Андагы язмаларда республикабыз мәктәпләрендә физика, астрономия, математика, химия, тарих, җәмгыять белеме, биология, башлангыч сыйныфларда «Әйләнә-тирә дөнья» фәннәрен укытуның торышы, аларны укытуда килеп туган кыенлыклар һәм проблемалар яктыртыла, аларны хәл итү юллары күрсәтелә.
Республикабыз новатор укытучылары, ә халкыбыз күренекле мәгърифәтчеләре белән хаклы горурлана. Август саны да бу уңайдан искәрмә түгел: ул үз укучыларын Казандагы 2 нче лицей-интернатның биология укытучысы, Бөтенроссия олимпиадасының биология буенча Татарстан командасы тренер-остазы Фәридә Әхмәт кызы Маликова һәм быел үзенең 170 еллыгы билгеләп үтелгән күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог, 1883 елда ук төрки-татар телендәге «Тәрҗеман» газетасын бастырып чыгара башлаган Исмәгыйль Гаспралы эшчәнлеге белән якыннанрак таныштыра.
Мәгълүм булганча, «Мәгариф» журналы, 2014 елдан башлап, «Авыл укытучысы» конкурсы үткәреп килә. Быел инде аның – сигезенчесе. Август санында әлеге конкурсның I этабында җиңеп чыккан 30 укытучының исемлеге тәкъдим ителгән, конкурс эшләренә карата бәйгенең жюри рәисе – филология фәннәре кандидаты Рәсимә ханым Шәмсетдинованың бәяләмәсе, шулай ук конкурска кабул ителгән берничә укытучының иң уңышлы дип табылган эссе үрнәкләре белән дә таныша алачаксыз.
Август ае – Татарстан Республикасының суверенлык игълан иткән көне булуы белән безгә кадерле. Шул уңайдан журналыбызның август санында Ринат Хәйруллинның «Татарстан – уртак йортыбыз», Эльмера Хәлилова белән Резедә Шакированың «Татарстан – «кара алтын» республикасы. Тәмамлык», Гөлүсә Кәбированың «Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек әсәренә йомгаклау дәресе» дигән язмалары урын алган.
       Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ