Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп балалары автобусларда җилдерерме?

Соңгы елларда авыл балалары мәктәпләргә автобусларда йөри башлагач, күпләр шатланган иде. Әмма таш түшәлгән яки асфальты таушалган юллардан  көн дә йөреп эченә каты төшкән укучының куанычы озак б...

Соңгы елларда авыл балалары мәктәпләргә автобусларда йөри башлагач, күпләр шатланган иде. Әмма таш түшәлгән яки асфальты таушалган юллардан  көн дә йөреп эченә каты төшкән укучының куанычы озак барырмы соң? Татарстан юлларының 48,2 проценты гына норматив таләпләренә җавап бирә. 
«Куркынычсыз сыйфатлы  юллар» милли  проект  кысаларында  быел регион күләмендә әһәмияткә ия булган 97 километр юлны төзекләндерү каралган. Аңлашылганча, бу чакрымнар аерым кисәкләрдән җыела. Әйтик, Питрәч районындагы данлыклы Ленино-Кокушкино һәм янәшәсендәге Олы Бутырка авыллары эченнән уза торган борма-барма ватык юллардан күптән зарланалар.
«Татавтодор» осталары бу проблеманы уңай хәл итәргә вәгъдә бирәләр. Әлеге авылларны әйләнеп уза торган  яңа юлны узган ел  күтәрә башлаганнар,  быел  шуңа  асфальт катламы түшәү тулы көчкә алып барыла. Өченче категориядәге әлеге юл 7 метр киңлектә, 4,5 километр озынлыкта булачак. Шул аралыкта 88 сигнал  баганалары, 64 юл билгесе  һәм дә  махсус коймалар урнаштырылачак.
Республикабызда аз балалы авыл мәктәпләре даими ябылып барган бер чорда, салаларны асфальт юл белән тоташтыру эшен тизләтү кирәклеген  һәркем аңлый булыр. Бүгенге көндә әлеге юллар буйлап  көн дә 800 дән артык мәктәп маршрут автобуслары йөри, алар хезмәт күрсәткән белем үзәкләренең саны 900 гә якынлашып килә.
Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ