Логотип Магариф уку
Цитата:

Замана мәктәп психологларына нинди таләпләр куя?

Хәзерге заман, мәктәп балалары белән нәтиҗәле эшләү өчен, мәктәп психологының тулы канлы профессиональ булуын таләп итә. Безнең өлкәдә яңа чыккан методик кулланмаларны, алдынгы тәҗрибәләрне, уңышлы ал...

Хәзерге заман, мәктәп балалары белән нәтиҗәле эшләү өчен, мәктәп психологының тулы канлы профессиональ булуын таләп итә. Безнең өлкәдә яңа чыккан методик кулланмаларны, алдынгы тәҗрибәләрне, уңышлы алымнарны үз эшебездә куллану бик  тә мөһим. Бу хезмәт бездән бик зур җаваплылык, түземлелек һәм осталык сорый. Төп бурычларыбызның берсе – балага мәктәп программасын үзләштерергә һәм  шушы системага ияләшергә ярдәм итү.
Балалар мәктәпкә төрле гаиләләрдән килеп керә. Алар арасында    ятимлек күреп, бәләкәйдән кыенлык татып үскәннәре дә,  тулы гаиләләрдә буй җиткереп, тәртипләре тискәре ягы белән аерылып торганнары да  бар. Шуларны истә алып, без бу балалар белән индивидуаль эш алып баруны хуп күрәбез. Иң беренче, баланың ни сәбәпле үзен шулай тотуын ачыклау өчен, диагностик эш алып барабыз. Әлеге этап тәмамланганнан соң, бала белән индивидуаль рәвештә коррекцион эш башлана. Монда аның эмоциональ тотышын күзәтәсең,  холкындагы тәрбиягә авыр бирелүчән сыйфатларын җиңүдә    сказкотерапия, музыкотерапия, арт-терапия кебек төрле күнегүләр  куллану бик файдалы. Әлбәттә, әти – әниләр белән  ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә без аларның һәрберсенә индивидуаль якын килергә, уртак тел табарга тырышабыз. Алар безнең таянычыбыз, ярдәмчеләребез булсын өчен яңа, кызыклы эш формалары эзлибез. Шулай эшләгәндә генә ата – аналар синең булышчыңа әверелә,  синең эшеңнең зарурлыгын аңлый башлый, бала белән ана(ата), ана белән укытучы,  укытучы белән бала арасындагы аңлашылмаучанлыклар да кими төшә.
       Иң мөһиме - балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Чөнки бик күп проблемалар балаларга ата-ана назы җитмәү сәбәпле башлана. Һәр  ата – ана мәктәптән кайткан баласыннан көн саен:                                                                                                     
- Ничек көнең узды, балам,-дип сорарга онытмасын иде...
 
 
Гөлия АНТОНОВА ,

173 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең педагог-психологы

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ