Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләр музыка кораллары белән тәэмин ителә

Татарстан Республикасында музыка сәнгатенең үсеш концепциясе алга таба дәүләт программасына әйләнергә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының Мәг...

Татарстан Республикасында музыка сәнгатенең үсеш концепциясе алга таба дәүләт программасына әйләнергә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әйтте. Концепциянең төп максаты – милли мәдәниятләр аша республикадагы музыка сәнгатен яңа дәрәҗәгә күтәрү.
«Дәүләт Советына музыка сәнгатенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр шактый килә. Әмма без бу проблеманы үзебез генә хәл итә алмыйбыз. Хөкүмәтебез, мәдәният һәм мәгариф министрлыклары, белгечләребез, уку йортлары белән киңәшкәннән соң, Татарстанда музыка сәнгатен үстерү буенча концепция кабул ителергә тиеш дип санадык», – диде кереш сүзендә Разил Вәлиев. Аның сүзләренә караганда, музыка сәнгате үсеше – мәдәният министрлыгына гына бәйле проблема түгел. «Монда мәгариф системасы да, Казан дәүләт консерваториясе һәм башка югары белем уку йортлары да катнашырга тиеш», – диде депутат үз чыгышында.
Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова исә музыкаль белем бирү системасын камилләштерү, республикадагы музыка тарихына багышланган фәнни тикшеренүләр кирәклеген билгеләп узды. «Бүген укытуның яңа методикалары кирәк. Музыка кораллары аерым бер мәсьәлә булып тора. «Россия мәдәнияте» илкүләм проекты буенча музыка мәктәпләрен музыка кораллары белән тәэмин итү каралган. Бу исә ил буенча аларны эшләп чыгару эшен торгызырга мөмкинлек бирәчәк. Әмма бу очракта гармун я курай ясый яисә ремонтлый торган осталарның булу-булмау мәсьәләсе килеп баса». Министр фикеренчә, концепциянең өченче юнәлеше сәләтлеләргә үз мөмкинлекләрен ачу, күрсәтү өчен шартлар тудыру белән бәйле.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ