Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә нәрсәләр үзгәрәчәк?

2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә белемнәрнең алтын стандарты эшли башлаячак. «РФда мәгариф турында» канунына тиешле төзәтмәләрне Дәүләт Думасы кабул итте. Сүз бердәм федераль белем бирү программа...

2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә белемнәрнең алтын стандарты эшли башлаячак. «РФда мәгариф турында» канунына тиешле төзәтмәләрне Дәүләт Думасы кабул итте. Сүз бердәм федераль белем бирү программалары турында. Бу төп планка, мәктәпләргә  аннан да түбәнрәк төшәргә ярамый.
Нәрсә үзгәрәчәк? Рус теле, әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, география һәм тормыш  иминлеге нигезләре буенча белем бирүнең бердәм стандарты барлыкка киләчәк.
Шулай ук  Мәгариф министрлыгы дәреслекләр эшләүгә дәүләт заказын формалаштырачак һәм авторларны раслаячак. 2023 елның 1 сентябреннән Россия югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә хәрби әзерлек нигезләрен кертү планлаштырыла.
Югары уку йортларының  бакалавриат һәм белгечлек  программалары өчен модульне Оборона министрлыгы белән берлектә Фән һәм югары белем бирү министрлыгы эшләгән. Министрлыкта ачыклауларынча, модульне программага теге яки бу курста кертү турындагы карарны вуз мөстәкыйль кабул итә.
Ә мәктәпләргә килгәндә? Мәгариф министрлыгы узган ел ахырында 10–11 нче  сыйныфлар өчен белемнең  федераль программасын раслады, анда ОБЖ курсының ике варианты тәкъдим ителгән. Берсе – база һәм ул  куркынычсызлык буенча гадәти бүлекләрне үз эченә ала. Икенчесендә «Башлангыч хәрби әзерлек элементлары» модуле бар. Өлкән сыйныф укучыларын Калашников автоматы һәм кул гранаталары белән эш итәргә, противогаз кияргә, марш йөрергә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәкләр.
Мәгариф министрлыгында «РГ» хәбәр иткәнчә, һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә үзе өчен туры килә торган вариантны сайлый алачак.
«Российская газета» материаллары буенча https://mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ