Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпне кем сакларга тиеш?

Казандагы 175нче мәктәптә булган канлы вакыйгадан соң, башкалабыздагы балалар укый торган йортларның иминлеген  шәхси сак предприятиеләре үз өстенә алды. Республика мәктәпләрендә бу җаваплылык ке...

Казандагы 175нче мәктәптә булган канлы вакыйгадан соң, башкалабыздагы балалар укый торган йортларның иминлеген  шәхси сак предприятиеләре үз өстенә алды. Республика мәктәпләрендә бу җаваплылык кемнәргә йөкләнде соң? Шушындый сорау белән авыл районнарындагы берничә район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иттек.
– Апас районында барлыгы 38 мәктәп бар, - диде безгә район мәгариф идарәсе башлыгы Гөлүсә Галләмиева. -  Иң зур мәктәп район үзәгендә урнашкан. Анда барлыгы 700 дән артык бала укый. Шунлыктан, мәктәп  2 нче категориядәге куркыныч янаган объект дип билгеләнде. Вахтада иртәнге алтыдан кичке сигез сәгатькә кадәр шәхси сак предприятисе хезмәткәрләре  кизү тора. Авыллардагы мәктәпләрнең ишекләре көн дәвамында эчтән бикле, объектның як-ягына видеокүзәтү экраннары куелган, вахтёрлар районның Эчке эшләр идарәсе белән элемтәдә тора. Аларга көн саен иминлеккә кагылышлы  инструктажлар уздырыла.
Ә менә Кама Тамагы районының мәгариф бүлегендә мәктәпләр иминлеге өчен җаваплы методист Юрий Мишин җавабын бик коры тотты.
– Бу телефоннан сөйләшә торган сүз түгел, - диде ул. – Кыскача гына җавап тотканда, эш болайрак: барлык мәктәпләр 3 нче  категорияле куркыныч янаган объект дип нәтиҗә чыгарылды.  Аларның һәркайсына сак куелган, сигнализация кертелгән. МВД хезмәткәрләре көн дәвамында мәктәпләрне тикшереп тора.
Лениногорск шәһәр һәм район мәгариф идарәсенең әйдәп баруча белгече Ксения Зәйруллина да сорауларыбызга бик  җавап бирергә ашыкмады. Сәбәбе дә шул ук – серне тышка чыгармау. Бу бик тә әйбәт сыйфат, әлбәттә. Хәерлегә генә булсын!
– Шәһәребездәге мәктәпләргә генә түгел, барлык балалар бакчаларына да сак куелды, – диде Ксения Олеговна. – Алты зур мәктәптә шәхси сак педприятиесе хезмәткәрләре, килешү нигезендә, сакта тора. Район авылларындагы уку йортларына да шулай ук видеокүзәтү һәм сигнал куелган. Һәр мәктәпкә пропуск режимы кертелгән. Смена саен сакта торучыларга инструктаж үткәрелә. Мәктәпләр шулай ук МВД хезмәткәрләренең катгый контролендә тора.  Аллага шөкер, һәр мәктәптә иминлек хөкем сөрә.
Амин, шулай булсын! Мәктәпләр һәркайсыбызның күңелендә гыйлем йорты булып саклансын.
                                                       Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ