Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышның 100 нче яшь гаиләсе

Өйләнү түгел сөйләнү. Хәзерге заманда күп кенә егет һәм кызлар әллә шушы гыйбарәдә тыныш билгесен кайсы сүздән соң куйсаң, дөрес буласын белмичә, күрәсең, башлы-күзле булырга бик үк атлыгып тормый кеб...

Өйләнү түгел сөйләнү. Хәзерге заманда күп кенә егет һәм кызлар әллә шушы гыйбарәдә тыныш билгесен кайсы сүздән соң куйсаң, дөрес буласын белмичә, күрәсең, башлы-күзле булырга бик үк атлыгып тормый кебек.
Әти-әни канаты астында буйдак гомер итүне хуп күрүләрен күздә тотып әйтүем. Кайсыдыр кызга машиналы, фатиры булган егет кирәк, кайсынадыр мәшәкатьле авыл тормышы килешеп бетми. Ә инде авылларыбызның кайсына гына барып төртелмә, яше утыздан артып, инде дүртенче-бишенче дистәсен ваклаган күпме буйдак ялгыз каздай каңгырып йөрергә мәҗбүр. Мондый вазгыять Мамадыш төбәге өчен дә хас нәрсә үзе. Бәхеткә каршы диикме, быел районда чәчне чәчкә бәйләп, яшь гаилә корып җибәрүчеләр саны сизелерлек арта төште. Әйтик, әле яңарак кына районның ЗАГС бүлегендә быелгы 100 нче яшь гаилә теркәлде. Айсылу белән Раил Хәсбәтуллиннар гаиләсе иде бу. Аларның гаилә кору тарихы да заманчарак: «Вконтакте».социаль челтәрендә танышып, ике айлап үзара язышып, хәбәрләшеп торганнан соң гына очрашырга булалар. Һәм бу күрешеп танышу тора-бара өч еллап дуслашып йөрүгә сузыла. Һәм, ниһаять, мәхәббәтле яшь гаиләгә нигез салына. Яшь гаиләне котлап, ЗАГСта «Татар ашлары» дигән энциклопедия бүләк иттеләр. Яшь хуҗабикә өчен монысы да – бик кирәкле шәй.
Күптәнге күркәм гадәт буенча июль-август айлары – туйларның берсе артыннан берсе гөрләгән чор. Быел да бу – искәрмә түгел. Әйтик, июль аенда бер Мамадыш районында гына утыз яшь гаилә үз тормыш юлын башлады. Мамадыш ЗАГСы бүлегенә август аена да тагын утызлап гариза бирелгән.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ