Логотип Магариф уку
Цитата:

Мань-Пупу-Нёр – табигатьнең уникаль могҗизасы (ФОТО)

2021 елның җәендә, күпчелек илләрнең чикләре ябылып, бөтен дөньяда карантин чаралары кертелгәч, ирем белән күптән хыялланып йөргән Маньпупунёр яссы таулыгына сәяхәткә кузгалдык. Маньпупунёр – Урал тав...

2021 елның җәендә, күпчелек илләрнең чикләре ябылып, бөтен дөньяда карантин чаралары кертелгәч, ирем белән күптән хыялланып йөргән Маньпупунёр яссы таулыгына сәяхәткә кузгалдык. Маньпупунёр – Урал тавы тезмәсенең иң матур урыннарыннан берсе. Ул Россиянең җиде могҗизасы исемлегенә кертелгән. Без авырлыкларга бирешүчеләрдән түгелбез, шуңа да сәяхәткә җәяү барырга булдык. Без дигәнем – 12 кешедән торган Россия буйлап сәяхәт итәргә яратучылар төркеме. 

Бу маршрут Свердловск өлкәсенең төньягындагы Ивдель шәһәреннән башлана. Аннан сәяхәтчеләрне, кайчандыр Ивдельлаг лагере тоткыннары төзегән юл буйлап махсус машинада алып барып, Ауспия елгасы иңкүлегенә төшерәләр. Бу ара якынча 150 чакрым озынлыкта гына булса да, юлны узу 6 сәгатькә сузыла.
Менә барыбызны бергә ГАЗ-66 машинасына төяделәр. Биредә аны «шишига» дип йөртәләр икән. Аның кузовын  келәм белән эчләгәннәр, ә түшәмгә,  тотыну өчен, элмәкләр беркетелгән. Аларның ни дәрәҗәдә кирәклеген без юлга кузгалуга ук аңладык. Аз гына булса да черем итеп алу уе  шунда ук  чәлпәрәмә килде: һәрберебез, рюкзагын кочаклап, тизрәк элмәкләргә ябышты.   Юлсызлык дигәннәре шундый буладыр инде. Һич кенә дә бер урында утырып торам димә. Машина тәрәзәсен башта сыдыргалап кына барган ботаклар да, күпмедер вакыттан соң тагын да юаная төште булса кирәк, кузовны  бар көчләренә дөбердәтергә тотындылар.  Акрынлап яктыра да башлады сыман. Ниһаять, без елга ярындагы аланга туктап, ерак юлдан соң аякларны яздырып алдык. Эңгер-меңгер аша каршыбызда чып-чын тайга булуы шәйләнә иде. Борынга шунда ук таныш булмаган сусыл үлән һәм чәчәкләр исе килеп бәрелде.

Шушы урында маршрутыбызның тайга буйлап җәяүле өлеше башланды: катлаулы юл, ятьмә сыман мүк белән капланган чыршылар, беренче сазлык, кыргый кошлар тавышы... Хәл алган арада, нарат җиләгеннән авыз итәбез, елгадагы су белән сусауны басабыз. Ә су күз яше сыман чиста, саф – эчеп туймаслык. Бара торгач, «Чәнечке-кашык» тукталышына килеп чыктык. Бу урынның үзенчәлеге шунда: билгесез сәяхәтчеләр тарафыннан аланның нәкъ уртасында ясалган зур  гына чәнечке, кашык, пычак һәм бөке суыргыч сыннары тора. Кич белән учак тирәли утырышып, төркемдәгеләр белән таныштык. Гадәттә, беренче төнне чыгу шактый газаплы  булса да, бу юлы без, мамык түшәккә яткандай, шундук йокыга талдык.
Икенче көнне Холатчахль тавы (безнеңчә Үле тау) сырты аша үтә торган юлга кузгалдык. Аның иң биек ноктасы диңгез өслегеннән 905 метр югарырак ята һәм, ни сәбәпледер, әлегә исемсез «яши». Ниһаять, безнең каршыда берничә ел буе күрергә хыялланган урын: куе урман, Игорь Дятловның сәяхәтчеләр төркеме палаткасы табылган зур булмаган тау сырты. Шундагы эрбет агачы тирәсендә булган фаҗига турында Россиядә белмәүче юктыр.  1959 елда бу урында  Урал политехника институтының радиотехника факультетыннан бишенче курс студенты Дятлов җитәкчелегендәге тугыз кешедән торган төркем  үлем белән очраша. Аларны эзләргә чыгучылар, төрлесе төрле җирдә яткан тугыз кыз һәм егетнең йөзләрендә котчыккыч курку галәмәте катып калган үле гәүдәләренә юлыгып, нәрсә уйларга да белмиләр. Бу вакыйгага  бүгенге көндә дә төгәл аңлатма бирүче юк. Андагы фактлар үтә каршылыклы булганлыктан, аларны бер фаразга яраштыра алмыйлар. Яшьләргә әллә билгесез ерткыч, әллә вәхши сунарчы һөҗүм иткән, әллә  дәһшәтле табигать шаукымы  котларын алган. Шул билгесезлек күп кенә сер яратучыларны соңыннан Дятлов үткеле дип аталган бу төбәкләргә әйдәп китерә дә инде.

Алтмыш елдан артык булган трагик вакыйга күренешләрен тетрәнү белән күз алдыннан уздырып, алдагы көндә, тайгадан чыгып, тундра буенча киттек. Тирә-як бик матур: кәрлә агачлар, бихисап күптөрле үләннәр һәм төньяк боланнары яратып ашый торган болан мүге... Алар арасына яшеренгән ташлар бер-берсе белән качышлы уйный диярсең. Ара-тирә кыялар ишелү сәбәпле барлыкка килгән таш өемнәре очрап тора, шунлыктан бу җирләрдә йөрү җиңелләрдән түгел. Аеруча буйлары  тәбәнәкләр өчен: һәр адымны  аякларны  бик югары күтәреп ясарга туры килә. Җитмәсә, шул рәвешле шактый озак барасы!

Төньяк Урал –Урал тавының иң кырыс климатлы, кыргый һәм авыр үтелешле районнарыннан берсе. Мондагы тау сыртларының түбәләре,  кеше кулы белән өеп ясалган кебек, түгәрәкләнеп тора.  Меңләгән чакрымнарга сузылган ул тауларны кеше аягы басмаган тайга, сазлыклар  әйләндереп алган. Төньяк Урал файдалы казылмаларга да бай: монда боксит, марганец, тимер рудасы, ярым кыйммәтле ташлар табыла. Юлда безгә бик күптөрле   ташлар, шул исәптән бүре тырнагы да очрады. Юләр таш җыя диюләренә дә карамастан,  бу гаҗәеп урыннарның истәлеге булсын дип, ул ташларның кайберләрен    үзебез дә биштәрләребезгә салдык.

Без Щебёнка дип аталган тау янына барып җиткәндә, кояш әле югарыда иде. Биредә лагерь кордык һәм кич буе кояш баюын карап  ләззәтләндек.  Искиткеч! Кемдер онытып калдырган гитараның да кирәге чыкты, шуңа  кушылып җырладык. Бу вакытка төркемдәшләребез бер-берсе белән дуслашып беткән иде инде.

Янә яңа көн туды.  Тундра буйлап бара торгач,  акрынлап Европа-Азия чигенә якынлаштык. Биредә Европа кыйтгасы тәмамланып, Азия башлана дип уйланыла. «Урал»  башкортча билбау дигәнне аңлата икән. Риваятьләргә караганда, имеш, кайчандыр бу якларда алып гәүдәле кеше яшәгән һәм тирән кесәле билбавына бөтен байлыгын яшереп йөргән. Көннәрдән бер көнне ул шушы билбавын чишеп ташлаган да аны  җиргә  сузып салган. Шулай итеп,  Уралның төрле казылмаларга бай төп тау
сырты барлыкка килгән.
Менә ерактарак ылыслы урман да күренде. Димәк, аюлар белән очрашуга әзер торырга кирәк. Без алдан уйлап эш итәргә, тайга хуҗаларын  «киләсе булмагыз, без монда» дигәндәй, сызгыргалап кисәтергә булдык. Башка чара юк,  төнгелеккә  сыеныр урыныбыз шушында булачак. Алга таба һава торышы да бозыла башлады: томан таралды, юллар пычранды, мүк астында нәрсә икәнлеге сизелми башлады. Кыскасы, без   тундраның нәрсә икәнен тәгаен аңладык. Кичне Печоро-Илыч тыюлыгында, мич ягып, киемнәрне киптердек. Ә иртәгесен безне  җир йөзендәге иң борынгы таулар белән очрашу көтә иде. Урал тайгасы һәм тундрасы сәяхәтчеләрне, бер яктан,  үзенчәлекле матурлыгы белән җәлеп итеп торса, икенче яктан, кырыс холкын да күрсәтми калмый. Коеп яуган яңгыр кайбер планнарыбызны бозса да, кәеф әллә ни кырылмады. Без бит  Печора елгасы чыганагын – Россиянең Европа өлешендәге иң зур төньяк  елгасы кизләвен  үз күзләребез белән күрүгә ирештек.
Менә шулай итеп, Маньпупунёр яссы таулыгына да чират җитте. Анда безне тыюлык хезмәткәре озата йөрде. Инспектор кыз шактый тиз йөрергә күнеккән, аны күздән югалтмас өчен, булдыра алганча ашыгырга туры килде. Ә тау түбәсендә безне экскурсовод каршы алды. Аның белән Россиянең җиде могҗизасының берсе булган үзенчәлекле Маньпупунёр ташларына таба юл тоттык.
Маньпупунёр яссы таулыгы территориясе Печоро-Илыч тыюлыгына карый һәм бик яхшы саклана. Аларны хәтта квадрокоптерлар белән дә күзәтеп торалар. Бирегә датасы билгеләнеп бирелгән пропуск ярдәмендә һәм, әлбәттә, экскурсовод җитәкчелегендә генә эләгергә мөмкин. Әлеге урынга, туристлык фирмалары хезмәтеннән файдаланмыйча, мөстәкыйль рәвештә барырга теләүчеләргә тыюлык җитәкчелегенә алдан ук мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк, чөнки елына бары тик 230 пропуск кына бирелә икән. 200 млн ел дәвамында  җил, яңгыр һәм салкыннар даими һәм кискен рәвештә Урал тауларына йогынты ясап торган. Шул сәбәпле биредә безнең көннәргә кадәр кешене гаҗәпләндерә торган үзенчәлекле ташларның җидесе генә сакланып калган. Биеклеге 30 дан 42 метр кадәрге сыннар алар. Кыяфәтләре буенча бер-берсен кабатламыйлар. Әлеге ташлар йә җәнлек, йә кеше сынына охшаганнар. Шуннан чыгып, җирле манси халкы  бу урын турында үз риваятьләрен тудырган.
Мансиларда Маньпупунёр яссы таулыгы борынгы заманнарда изге урын дип саналган, монда бары тик шаманнарга гына килергә рөхсәт ителгән. Риваятьләрнең берсе буенча, әлеге таш баганалар элек самоед дип аталган алып кешеләр булган. Алар бөтен вогул халкын юк итәргә омтылганнар. Ерак җирләрдән килгән әлеге халыкның башлыгы, Ялпингнер тавын күргәч, бик нык курыккан. Ул үзенең шөлдерен читкә ыргыткан да гаскәре белән бергә ташка әйләнгән. Бу таш калдыкларны икенче төрле ташка әйләнгән явызлык дип тә атыйлар.
Маньпупунёр яссы таулыгыннан   дистәләгән чакрымнар китсәң дә,  һичбер торак пункт   күрмисең, чөнки мондый кырыс шартларда яшәү шактый авыр яки бөтенләй мөмкин түгел.  Кыш көне биредә суыклар еш кына  50 градуска кадәр җитә икән. Ул урынга җәяүләп июньнән сентябрь аена кадәр һәм февральдән март аена кадәр генә барып җитәргә мөмкин. Калган вакытта Маньпупунёрга бару куркыныч, шуңа күрә пропуск та алып булмый. Хәтта җәен дә сәяхәт барышында кар яки ике атналап яңгыр явуга һәм секундына 25 әр метр тизлектә исүче зәһәр җилләргә әзер торырга кирәк. Без анда булганда да яңгыр нибары бер сәгатькә  туктап торды. Ә соңыннан барысы да кабат куе томан эченә чумды.
Иртәгесен волонтёрлар һәм тыюлык хезмәткәрләре белән хушлашып, кайтыр юлга кузгалдык.  7 көн эчендә килгән юл белән Отортен тау түбәсен һәм Дятлов үткелен уздык. Сәяхәт ахырында бернинди арыганлык та сизелмәде. Киресенчә, табигатьнең сафлыгы, чиста елга, гөмбә-җиләкләрнең күп-
легенә сокланып һәм юлда очраган һәрбер ташка сеңгән  бихисап  серләргә төшенергә теләп,   үз җаебызга атладык. Россиянең җиде могҗизасыннан берсен күрү өчен сәяхәткә чыккан идек.  Аңа гына түгел, башка күп могҗизаларга тап булдык.
Аделина ШӘРИПОВА, 

Автор фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ