Логотип Магариф уку
Цитата:

Марс Тукайга – 50 яшь!

Бүген Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаевка 50 яшь тула.Мин аңа үз итеп, Тукай дип эндәшәм. Рәсми очракларда, янәшәдә түрәләр, чиновниклар булганда гына русчалаты...

Бүген Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаевка 50 яшь тула.
Мин аңа үз итеп, Тукай дип эндәшәм. Рәсми очракларда, янәшәдә түрәләр, чиновниклар булганда гына русчалатып Марс Рифкатович дип мөрәҗәгать итәм. Шул сәбәпле кайчак аңлашылмаучылык килеп чыга. Әле берничә көн элек кенә, бу истәлекле, бәйрәм көнне онытмаган микән, исенә төшерим, дип Әнкарадагы аркадашыбыз, Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуб Өмәр  угылына шылтыраттым. “Тукайга илле яшь!» – дим.  “Нишләп 50 генә булсын.  19  нчы гасырда ук туган ич ул!” – ди дустыбыз. “Марсны әйтүем”, – дигәч аңлады инде. Менә аның котлавыннан берничә генә юл:

  • Марс дустым, илле яшең котлы булсын! Татар халкы синең кебек бер кешесе булуы белән бәхетле! Без-дусларың синең кебек дустыбыз булуы белән бәхетле! Гомерең озын булсын! Армый-талмый, җиң сызганып эшләп, син бик күп тәҗрибә тупладың. Халкың өчен, инсанлык өчен әле тагын да яхшы эшләр кылырсың. Саулык телим! Гаиләң, дусларың, хезмәттәшләрең белән бергә озын гомер кичерергә язсын!


Кичә, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән күрешкәндә дә булачак юбилей турында сүз чыкты. Ректор хәзрәтләре: “Нәрсә бүләк итим икән?” – дип сорагач, нәрсә дим инде, гадәтемчә, илле яшькә – илле мең сум, дип ярып салдым. Нәрсә дип җавап бирде дисезме? Әйтмим. Юбилей булсын әле. Шунда күрербез. Озын сүзнең кыскасы, Татар конгрессының көзгесе ул, дип бәяләде аны Рәфыйк абый.

Инде үземә килгәндә, мин Тукаебызны – Әгерҗе районының Салагыш авылы егетен  – утыз еллап беләм. Моннан утыз еллап элек, башкорт яшьләре Уфа шәһәре үзәгендәге мәйданда, Мәскәү хакимиятләренең ниндидер гамәлләренә дәгъва белдереп, «Рәсәй – безгә үгәй әсәй!” – дип, ачлык игълан итеп утырганда, без өчәүләп (өченчебез – хәзер Швециядә яшәп ятучы Зөлфирә Сәгъдиева) дусларыбызның хәлен белешергә барган идек. Шуннан бирле якын итәм Тукайны. Аның белән разведкага барырга була. Юк, Украинага түгел, башкорт кардәшләребез янына. Мин кайвакыт, кызып китеп, башкорт милләтчеләре адресына катырак сүзләр ычкындырсам да, һичбер вакыт беркемгә күтәрелеп бәрелми торган дустыбызның ут күршеләребез мөнәсәбәте бүген дә яхшы-күркәм.

Ярдәмчеллеге, хәлгә керә белүе өчен аны, Татар конгрессында Россия Федерациясе төбәкләрендәге милләттәшләребез белән эш йөртүгә җаваплы булган урынбасарны, татар милли оешмалары әгъзалары кая гына барса да көтеп тора, Казанга килгәндә әүвәл аның янына керә. Күптән түгел генә, Төмәнгә баргач, җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын ике дистә ел җитәкләгән, хәзерге вакытта шул исемдәге электрон журналны берүзе чыгаручы өлкән каләмдәшебез Бибинур ханым Сабирова: “Әгәр Марс дустыбыз булмаса, миңа  Казанга бару сирәк тәтер иде. Ярый әле, ул онытмый, гел чакырып тора",  – дип рәхмәт укыган иде. Бүген биредә Тукаебызга рәхмәт укырга теләгәннәрнең һәрберсенә сүз бирсәң, бу язманы бүген тәмамлап булмастыр, мөгаен.
Уйлыйм-уйлыйм да  Тукаебызның бер дошманы да юктыр дигән нәтиҗәгә киләм мин. Мөгаен, алай булмыйдыр да. Дус-дошман хакында сүз чыкканда, остазым, мәшһүр әдәбият галиме, “Чаян” журналының атаклы редакторы булган Альберт Яхин: “Бәлкем мине кемдер дошман күрәдер, тик минем бер дошманым да юк”, – дип әйтә торган иде. Миңа калса, Тукай да шулай исәпли.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ