Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәрҗани институтында тарих укытучылары конференциясе көтелә

15 майда Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Хәзерге шартларда Татарстан һәм татар халкы тарихын мәктәпләрдә укыту» дигән темага тарих укытучыларының республика фәнни-гамәли конференция...

15 майда Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Хәзерге шартларда Татарстан һәм татар халкы тарихын мәктәпләрдә укыту» дигән темага тарих укытучыларының республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрү күздә тотыла.
Аның пленар өлешендә республикабызның күренекле тарихчы галимнәре докладлар белән чыгыш ясаячак. Ә секция утырышында Казан шәһәре, Арча, Мамадыш, Аксубай, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Буа, Кайбыч һ.б. районнарның новатор тарих укытучылары Татарстан тарихын укыту өлкәсендә туплаган эш тәҗрибәләре белән таныштырачаклар.
Әлеге конференциядә «Мәгариф» журналы уздырган «Иң яхшы тарих укытучысы» конкурсына да йомгак ясалачак, җиңүчеләр игълан ителәчәк.
Конференция 15 май көнне иртәнге 9 сәгать 30 минутта башлана.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ