Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәү татарлары «Тукай иле» бәйгесенең башлануын игълан итә

Мәскәү татарлары «Тукай иле» бәйгесенең башлануы турында игълан итә.Мәскәү татарлары автономиясе III «Тукай иле» бәйгесенең башлануы турында игълан итә. Аның максаты – бөек татар шагыйре Габдулла Тука...

Мәскәү татарлары «Тукай иле» бәйгесенең башлануы турында игълан итә.
Мәскәү татарлары автономиясе III «Тукай иле» бәйгесенең башлануы турында игълан итә. Аның максаты – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Материалларны (чыгышның видеоролигы яки рәсем, декоратив-гамәли сәнгать әсәренең фотосы, гариза, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт) 2023 елның 5 апреленә кадәр tukai.ile@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Бәйге Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән үткәрелә. Анда Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә яшәүче теләгән һәркем катнаша ала. Фото һәм видеоматериалларны социаль челтәрләргә #ТукайИле137 хэштегы белән урнаштырырга тәкъдим ителә.
Конкурска Габдулла Тукайның иҗаты һәм шәхесенә багышланган шигырьләр, җырлар, рәсемнәр, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре кабул ителә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ