Логотип Магариф уку
Цитата:

Матурлык туйда кирәк, акыл–көн дә

Бер гаиләдә өч музыкант. Журналыбызның бу санын әзерләү максатыннан төп геройлар белән очрашырга дип Әлмәт якларына кузгалганда, шундый иҗади һәм музыкага мөкиббән киткән балалар белән очрашырбыз дип...

Бер гаиләдә өч музыкант. Журналыбызның бу санын әзерләү максатыннан төп геройлар белән очрашырга дип Әлмәт якларына кузгалганда, шундый иҗади һәм музыкага мөкиббән киткән балалар белән очрашырбыз дип уйламаган да идем. Татарстанның бу шәһәрен мин элек-электән кара алтын башкаласы буларак кабул итәм, шуңа да күңелемнән  нефтьчеләр гаиләсе белән танышырга барам дип өмет иттем.  Нефть төбәгеннән читтә үскәннәр өчен нефтьче бит ул – йә бораулаучы, йә кара алтын кудыручы сиртмәле коеларны төзәтеп йөрүче. Чынлыкта исә нефть чыгарып, ил икътисадын ныгыту –  бик күп һөнәр ияләренең хезмәте бит ул. Шунысы да бар: нефтьче дигәч тә, алар берсе дә эш белән генә яшәми. Шуңа күрә дә очрашуыбыз көтелгәннән дә кызыклырак булып чыкты.

«Кинога йөрергә, иптәш булыр иде!»
Мин эзләп килгән гаилә – гап-гади эшче-хезмәткәрләр гаиләсе. Рәдифә – Әлмәтнең «Луч» телекомпаниясе журналисты, ире Илнур нефть объектларын янгыннан саклау оешмасында янгын сүндерүче булып эшли. Ногмановлар 20 ел бергә гомер итеп, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә җитди эштә булган ир белән хатын өчен зур җаваплылык бит бу.
Казан-Әлмәт арасы якын ара түгел, шуңа да юлга без иртә кузгалдык. Геройларыбызның бусагасын атлап кергәндә, сәгать әле 9 да тулмаган иде. Рәдифә олы кызы Камилә белән аш-су бүлмәсендә кайнашып йөри. «Һай, кунаклар килеп тә җитте, без әле әзер дә түгел», – дип, читенсенеп куйды хуҗабикә. Ул арада мин диктофонымны чыгарып, аның янына килеп утырдым: «Ашыкма, без кунак булырга килмәгән, чәйләргә өлгерербез! Ирең түрдә чакта икәү генә серләшеп алыйк әле! Биш бала таптырырлык булгач, нинди ир икән ул – синең  Илнурың-җанашың?!» Журналист журналистны аңлый бит ул! «Әйдә соң!» – дип, җиңел сулап куйды да Рәдифә, үзләренең кавышу  тарихын сөйләргә кереште.
– Илнур белән яшь аермабыз зур безнең – ун ел. 2001 елда мин Казан дәүләт университетының журналистика факультетында көндезгедә укыган җирдән  читтән торып укуга күчтем дә Әлмәткә килдем. Бертуган апам шушында яши. Үзем тумышым белән Чирмешән районы кызы мин. Эш эзләп йөрешем. Ул вакытта «Яшьләр заманы» дигән газета чыга иде. Шуның редакциясенә барып кердем. Ниндидер сайлау алды вакытлары иде. Махсус сан эшләгәннәр дә, мине сынау өчендер, шуны Чаллыдан барып алырга куштылар. Үч иткәндәй, редакциянең машинасы ватылган вакыт. Баш мөхәррир, мине үз янына дәшеп: «Рәдифә, син яшь кеше! Кызларның машиналы танышлары юк түгелдер. Давай, Чаллыга барырга машина эзләп кара әле!» – диде. Әлмәттә таныш-белешем юк, югалып калдым. Миңа Казаннан күченеп кайтканда, апамның сыйныфташы Ленар абый булышкан иде, шуңа шалтыратырга булдым. Ул: «Мин буш түгел шул, энемә дәшеп кара әле, бәлки аның җае булыр? Өйләнмәгән дә ул, танышып-кавышып китмәссезме әле!» – дип, шаярта-шаярта Илнурның номерын бирде. Үзем дә сүзгә чая: «Ник танышмаска? Кинога йөрергә хет бер иптәш булыр иде!» – дип җавапладым. Шул рәвешле, Илнур белән иртәгесе көнне Чаллыга бару турында килештек. Иртүк килеп җитте бу. Аны күргәч башка килгән беренче уй: «Әнекәем, абыйсы шундый матур, монысы бигрәк ямьсез!» Кыз бала шулай карый бит инде ул. Төскә-биткә башта, чыннан да, бик ямьле күренмәде егет. Яше дә зур кебек. Юлга кузгалдык, сөйләшеп барабыз. Мин  эчемнән генә һаман моны тикшерәм: буйга биек (үзем тәбәнәк кеше булгач, минем өчен ул, чыннан да, би-и-ик озын сыман тоелды). Күзем кулларына төште: алар шундый зур! Яшь булсам да зурларча: «Бу кулына эш тотып эшли белә торган кешедер», – дип исәп иттем. Чаллыдан эшләребезне төгәлләп кайтып җиткәч, кабат күрешергә сөйләштек. Газеталарны таратасы бар иде, кил, булышырсың, дидем. Шуннан очрашып, йөреп киттек инде. Бу гыйнвар айлары иде, майда Илнур инде миңа тәкъдим ясады, көзлектә өйләнештек. Миңа ул чагында 19, аңа 29 яшь иде... Әйеме, әтисе?!! – дип елмаеп ым кагып куйды Рәдифә. Артыма борылып карасам – Илнур. Ишек яңагына терәлеп, безне тыңлап тора икән. Үзе көлә тагын!
Кан белән күчкән сәләт
Түргә узабыз. 3 яше тулып киткән Ясминә әнисенә булышып, тәлинкә-кашык ташый. Аннан сеңлесе Әминә дә калышмый. Буе чак җитсә дә, үрелә-үрелә өстәлдәге чынаякларны урнаштырган була.
– Бу кечкенәләр шундый, әниләре нәрсә эшләсә, кабатларга гына торалар, – ди Илнур. – Соңарып туган кызлар алар, бөтенебезне дә биетәләр.
Биеткәннәренә үзебез дә инандык. Ногмановларда  кунак булган арада әти-әниләрен генә түгел, абыйларын, апасын, 80 яше тулып киткән әбиләрен дә үзләренә каратып кына торды кызлар. Ислам абыйлары кулына аккордеон алып уйный башлагач кына тынычлана төштеләр.
– Казанда узачак бәйгегә әзерләнәм, бүген репетициягә барасым бар, бармакларны язарга кирәк, –
 дип уртаклашты серләре белән Ислам. Сеңлесе Камилә һәм энесе Нияз да мәктәптән тыш вакытларын музыка мәктәбендә үткәрә. Берсе скрипкада, икенчесе саксофонда уйнарга өйрәнәләр икән.
– Үземнең бабам тальянда бик оста уйнаган минем, Илнурның әтисе дә оста гармунчы булган. Танылган артист, якташыбыз  Ирек абый Баһманов белән бер сыйныфта укыган алар. Кызганыч, әткәйнең укырга китәргә мөмкинлеге булмаган, шуңа да гармун телләренә күңеле тулып ташыган чакта гына баскалый иде. Балаларның музыкага тартылулары каннан килә торгандыр, – дип сөйли Рәдифә, балаларның сәләтләре һәм аны үстерү темасына күчеп. – Ислам кечкенәдән гел эзләнүдә булды. Озак кына «Судомоделирование» түгәрәгенә йөрде, төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар да алды. Аннары,  уйламаганда гына, музыка юнәлешенә күчте. Ә анысы болай булды. Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек телевизордан «Великолепный век» дигән төрек сериалы бара иде. Камилә белән шуны көтеп алып, яратып карый торган идек. Ул анда Ибраһимның скрипкада уйнаганына соклана торгач, үзенең дә шул нәзберек уен коралында уйнарга өйрәнәсе килә башлады. Уйлаштык та музыка мәктәбенә барып карарга булдык. «Гитарада уйнарга өйрәнерсең», – дип, үзебез белән Исламны да иярттек. Камилә теләгән укуына узды, ә менә гитара юнәлешенә төркем җыелып беткән булып чыкты. Исламның сәләтен күреп алып микән,  музыка укытучысы Надежда Олеговна Дубкова аңа аккордеон белән шөгыльләнергә тәкъдим итте, шыгырдатып карасын әле дип, өйгә уен коралын да биреп җибәрде. Укытучы белән уртак телне тиз тапты бала. 3–4 дәрестән соң инде көй чыгарып уйнарга да өйрәнде. Хәзер ул Әлмәтнең Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятендә белем ала.

Урта мәктәпне тәмамлагач, егет үз теләге белән шунда укырга кергән. Аннан соң Казан консерваториясенә барырга хыяллана. Абыйсы һәм апасы музыка мәктәбенә йөргәч, энеләре Ниязны да музыкага биреп карарга булдык, – дип сөйли әниләре, сәләтле балалары өчен шатлыгын яшермичә. – Ул кечкенә вакытта бик каты пневмония белән авыртып алды, шуннан тын юллары кысылып, аллергиягә бирешүчән булып калды. Тозлы һава килешер дип, ел саен диңгезгә, санаторийларга алып барып, дәвалап йөрдек. Аннан каяндыр шундый мәгълүматка тап булдым: үпкәләр яхшы эшләсен һәм тын юллары чиста булсын өчен тынлы уен коралларында уйнарга кирәк икән. Озак уйлап тормыйча, Ниязны саксофонда уйнарга өйрәнергә бирдек. Күреп торасыз, хәзер безнең гаиләдә өч музыкант үсеп килә!
– Мәктәпне тәмамлагач кайсы белгечлек буенча укырга телиләр соң? Сезнең кебек иҗатка тартылырлар микән, әллә әтиләре юлыннан китеп, батыр-кыюлар һөнәрен сайларлармы? – дип сорамыйча түзә алмадым. Рәдифәнең җавабы кыска булды:
– Ул турыда уйланган юк әле. Әтиләренең эше үтә дә җаваплы һәм куркыныч, сменага озаткан саен, артыннан догаларымны укып калам...
Погонсыз хәрбиләр
Илнурның хезмәте чыннан да җиңелләрдән түгел. 14 ел буе ул нефть объектларын янгыннан саклый. Үтә дә зур җаваплылык, җитезлек һәм батырлык таләп итә торган хезмәт бу.
– Без саклый торган төп объект – Төньяк Әлмәт товар паркы. Андагы зур цистерналарга нефть һәм нефть газы тутырылган. Кара алтын аларга җир астыннан сузылган зур торбалар буенча килә. Аңлыйсыздыр, бу – шартлау куркынычы бик зур булган объект. Андый-мондый хәл чыга калса, янгынны сүндерергә беренчеләрдән булып без барып керәбез. Төзекләндерү эшләре башкарылганда шунда кизү торабыз. Шулай ук Урсалы, Поташ Аланы якларын янгыннан саклау да безгә йөкләнгән, – дип, кыскача гына аңлатты үзенең эшен Илнур. – 14 ел янгын сүндерүче булып эшләү вакытында төрлесен күргән булды инде...
Илнурның тыйнаклыгына күнеккән Рәдифәнең, журналист буларак, янгын сүндерүчеләрне һәм аларның гаиләләрен борчыган мәсьәләгә кагылмыйча йөрәге түзмәде.
– Эше бик куркыныч булганга исән-сау кайтуын теләп торам һәрвакыт. Тик менә янгын сүндерүчеләрнең погоннарын «салдырып» бер дә дөрес эшләмәделәр дип әйтәсем килә.
Чынлап та, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2018 елгы реформасы нәтиҗәсендә күпчелек янгын сүндерү бүлекчәләре, бу министрлыкка буйсынудан туктап, шәһәр гражданлык бүлегенә карый башладылар. Шул рәвешле, янгын сүндерүчеләр хәрбилек статусыннан мәхрүм ителде.
– Күз алдыгызга китерегез әле – нефть объектында янгын чыга калса, анда беренче булып погонлы ЮХИДИ, полиция хезмәткәрләре түгел, ә погонсыз янгын сүндерүчеләр барып керәчәк бит. Һәркайсының гаиләсе, балалары бар. Шәһәрне, республиканы, илне шартлау афәтеннән саклауда гомерен куркыныч астына куючы кеше һәм аның гаиләсе дәүләт тарафыннан бернинди ярдәмгә өмет итә алмый. Шуңа күрә яшьләрдән янгын сүндерүче булырга атлыгып торучы да юк хәзер. Менә Илнурларның бригадасында 5 кенә кеше эшли. Берсе телефонда кизү калса, 4 есе янгын сүндерү машинасына утырып чыгып китә. Ә пенсионер янгын сүндерүчене күз алдыгызга китерегез әле: 65 яшьлек бабай авыр рукав, йә булмаса баскыч тотып йөгереп йөрерлек хәлдә була микән ул?!!
Рәдифә, көлеп сөйләсә дә, җаны көйгәнгә сөйли. Илнурның әнисе Дамирә апа да улы  өчен бик борчылып яши икән.
– Белеме буенча Илнур умартачы бит ул. Абыйсы артыннан Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына барып укыды, – дип сөйләп китте ул. – Мин үзем сугыш чоры баласы. 8 айдан әтисез калдым. Гомер буе авыр эштә эшләдем, шуңа да балаларым укысын дип тырыштым. Колхозлар бетерелгәч, минем улларыма да белгечлекләре буенча эшләргә мөмкинлек калмады. Шулай да умартаны ташламады Илнур. Үзем туып үскән Сарман районының Яшьләр авылында йортыбыз бар безнең. Җәйләрен шунда кайтып, бакчада җиләк-җимеш, яшелчә утыртабыз, бал кортлары тотабыз. Җәмәгатем исән чакта икәү карый торган идек. Өч ел элек ул гүр иясе булгач, андагы бөтен эшләрне малаем  белән киленем алып бара.
– Кортларны бик яратып карыйм мин, күңелемне биреп, – ди Илнур да, әнисенең сүзен җөпләп. Без килгән көнне дә гаилә, авылга кайтасыбыз бар дип,  ашыгып-ашкынып, әзерләнеп йөри иде. Әлмәттән 45 чакрым ераклыктагы ул авыл Иске Кәшер җирлегенә карый икән. Рәдифә сүзләренчә, бу төбәктә дә авыллар әкренләп бетүгә бара. Ел әйләнәсе Яшьләрдә дә нибары 3 кенә гаилә яши. Җәен каладан кайтып торучылар хисабына гына халык саны күбәя. «Шәһәр ыгы-зыгысыннан арыныр, чиста һава сулар, балаларга иркенләп йөрергә җай булсын өчен, гел шунда кайтабыз, – ди хуҗабикә. – Шәһәр тормышы мәшәкатьләрен онытып, күңелебез белән ял итәбез анда».
Галия ХӘБИБРАХМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ