Логотип Магариф уку
Цитата:

Миләштән джем ясау ысулы

Миләштән витаминлы ширбәт, компот, кайнатма, как, шәраб, ликерлар әзерләп була. Мөслимдә яшәүче Зөлфирә миләштән бик тәмле итеп джем әзерли. Рецептын сезнең белән дә уртаклашабыз.«Витаминнарга бай бул...

Миләштән витаминлы ширбәт, компот, кайнатма, как, шәраб, ликерлар әзерләп була. Мөслимдә яшәүче Зөлфирә миләштән бик тәмле итеп джем әзерли. Рецептын сезнең белән дә уртаклашабыз.
«Витаминнарга бай булганлыктан, миләшне хәлсезләнгәндә һәм кан аз булганда файдаланалар дип беләм. Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк. С витамины буенча ул хәтта лимонны да уздыра. Ут янып торган миләштән бик тәмле чәй тәмнәре дә әзерләргә була. Джем аеруча тәмле килеп чыга», — ди Зөлфирә.
Джем өчен кирәкле ингредиентлар 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк.
Әзерләү тәртибе. Джем өчен миләш җиләкләрен, лимонны, әфлисунны, иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка салабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта тагын 45 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк.
Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм салкынча урында саклыйбыз. 
Чыганак: Интертат

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ