Логотип Магариф уку
Цитата:

Минем мәктәбем

«Мәгариф йолдызлары» бәйгесендә җиңү яулаган укучыларның конкурс эшләрен бастырабыз.  Казаннның Яңа Савин районындагы 23 нче татар-рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Вадим Тимофеевның  язмасы «Минем...

«Мәгариф йолдызлары» бәйгесендә җиңү яулаган укучыларның конкурс эшләрен бастырабыз.  Казаннның Яңа Савин районындагы 23 нче татар-рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Вадим Тимофеевның  язмасы «Минем мәктәбем» номинациясендә беренче урын яулады. 


Тарих битләренә әйләнеп кайтыйк. Мәктәпне беренчеләрдән булып Кузина Людмила Гавриловна җитәкли. Ул 1979-1992 еллар аралыгында эшли. Анын сурәте әле дә мәктәбемнең тарихын чагылдырган стендта лаеклы рәвештә иң дәрәҗәле урынны алып тора.
1993-1997 елларда мәктәптә берничә директор алышына. Ә менә 1998 нче елдан башлап бүгенгәчә мәктәбебезне Шакирзянова Альбина Җәүдәт кызы җитәкли. 20 ел! Минем өчен бу бик күп гомер! Әлеге еллар эчендә директорыбыз тирән белемле, югары зәвыклы, көчле командасын булдыруга ирешә. “Мәктәпнең нигез ташларыннан алып, түбәсенә кадәр яңартылды; эче дә, тышы да үзгәрде. Мәктәбегез дә, укытучылар да кояш кебек балкып тора. Тырышып, гел”5”леләргә генә укырга гына кирәк, улым,”- ди минем әнием. Ә мин риза! Миңа бу мәктәптә укуы ошый! Чөнки минем мәктәбем иң әйбәт мәктәп! Анда иң яхшы укытучылар укыта! Мин аларны яратам һәм хөрмәт итәм. Мәктәбем белән чиксез горурланам. Горурланмаслык та түгел шул! Кемнәр генә укып чыкмаган бит минем мәктәбемнән! Тагын бер кат тарих битләренә күз салам да, менә кемнәрне күрәм мин анда: Обозов Александр Николаевич — фабрика директоры, Царигородцев Дмитрий Александрович — медицина фәннәре кандидаты, кардиолог, Дорофеев Александр Валерьевич- бизнесмен, меценат, Мигунова Елена Сергеевна —  җиңел атлетика буенча Европа чемпионы һәм башкалар, һәм башкалар...Әлеге исемлекне тагын бик күп исемнәр белән тулыландырып булыр иде. Чөнки алар бик күпләр. Ә никадәр гап-гади тырыш хезмәт кешеләре укып чыккан минем мәктәбемнән: төзүчеләр, сатучылар, инженерлар, эретеп ябыштыручылар, янгын сүндерүчеләр, ил сакчылары һәм башка бик күпләр. Алар барысы да бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында тырышып хезмәт итәләр, мәктәбебез белән тыгыз элемтәдә торалар.
Мәктәбемнең бүгенге укучыларының күбесенең әти-әниләре, хәтта кайберләренең әби-бабайлары да шушы мәктәптә укыган, шушы мәктәпне тәмамлаган. Алар үзләре “аяклы” тарих битләре. Без еш кына алар белән кызыклы очрашулар үткәрәбез, үткәннәр белән йөзгә-йөз очрашабыз, тарихи истәлекләрне яңартабыз.
Мәктәбебезнең иң зур горурлыгы—  96 нчы Кызылбайраклы Гомель укчы дивизиясе Җиңү Даны музее. Музей 1980 нче елның 31 мартында ачыла. Аны ачуда дивизия командиры Булатов Фатих Гариф улы һәм дивизия ветераны И. Т. Злыдень актив катнаша. Музей белән төрле елларда тарих укытучылары Л.В.Краюшкина, Р. Ф. Гайфутдинова, Н. Г.Овчинникова җитәкчелек итә. Музейда 200дән артык төп (подлинный) экспонат бар. Экспонатларны мәктәбебез укучылары 96 нчы Укчы дивизия эзлэре буйлап йоргэн вакытта туплыйлар. Ә кайбер экспонатларны музеебызга сугыш ветераннары үзләре, яки аларның туганнары тапшырган.
Музей фондында снаряд ватыклары, гильзалар, мылтык, мина кисәкләре, 95 нче Укчы дивизия сугышчыларының шәхси әйберләре, карталар, сугыш фотосүрәтләре, хатлар саклана. Шулай үк монда әлеге дивизия солдатлары тарафыннан язылган китаплар да бар.
Музей 2 этажны алып тора. Хәтта баскычлардан менеп-төшеп йоргәндә дә без батырлык үрнәкләре белән йөзгә-йөз очрашабыз. Астан өскә стена буйлап Россиянең танылган полководецлары портретлары беркетелгән. Гасырлар, дәверләр үткән, әлеге бөек шәхесләр берсен-берсе алыштыра торган. Аларның данлы исемләре бүгенге көнгә кадәр туган илгә чиксез мәхәббәт, хәрби бурычны үтәү үрнәге булып тора. Илебезнең тарихи елъязмаларындагы бөек җиңүләр турында сөйли.
“Лица дивизия” дип исемләнгән экспозиция астында 96 нчы Укчы дивизиясе командирының, шушы дивизия составында сугышкан Советлар Союзы геройларының һәм кайбер солдатларның фотосүрәтләре урнашкан. Экспонатлар арасында дивизиянең сугышчан карталары бар. Ә менә разведчиклар тарафыннан алынган немец картасы – чып-чын раритет.
Безнең музеебыз Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы һәм Ветераннар Советы белән тыгыз элемтәдә тора. Музейда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре белән даими очрашулар үткәрелә.
Бүгенге көн укучыларының кайберләре зур горурлык белән үзләренең карт бабаларының, бабаларының, әтиләренең, абыйларының Бөек Ватан, Әфган, Чечня сугышларында катшаулары турында сөйлиләр.
5 Г, 7 Б сыйныфы укучылары апалы-сеңелле Эльза һәм Эльвира Васильевалар карт бабаларының Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалуы, анан килгән өчпочмаклы солдат хатларының аларда әледә сакланыу турында сөйләделәр.
1978 елда туган Смолин Руслан Николаевич 11 ел буе безнең мәктәптә укый. 2000 Хәрби Академияне тәмамлый. Чечня сугышында катнаша. “За службу России”, “За верность долгу” орденнары, “За службу на Кавказе”, “Участнику боевых действий» медальләре белән бүләкләнә.
Мотыгуллин Виталий Надыр улы “За храбрость и мужество” медале, “За заслуги перед Отечеством” ордены белән бүләкләнә.
Батырлар даны мәңгеллек. Аны хәтер буыннардан-буыннарга күчерә бара. Вакыт туктамый, ага да ага. Елларны еллар, вакыйгаларны вакыйгалар алыштыра. Мәрмәр ташка уелган исемнәр киләчәккә юл яра.
Шәүкәт ага Галиевның канатлы сүзләргә әверелгән “Үлгәннәрнең каберен бел, Исәннәрнең кадерен бел”, - дигән гыйбарәсе искә төшә. Бүгенге көндә 23 нче мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар арасында никадәр сокланырлык кешеләр бар!
Захаров Юрий Юрьевич 1982 елда мәктәпне тәмалый. 19 ел буе чик сакчысы булып хезмәт итә, илебез чикләрен дошманнардан саклый.
Сабиров Руслан Раил улы 7 сыйныфны тәмамлагач Суворов училищесенә укырга керә, ә аннары Новосибирск шәһәрендәге югары хәрби училищены тәмамлый.
Ермолаев Андрей Владимирович Рязань шәһәрендәге Хәрби һава-десант институтын укый. Тормышын хәрби әш белән бәйли.
Халиков Камил Руслан улы да шул ук юлдан китә. Ул бүгенге көндә Россия Федерациясенең Оборона министрлыгында эшли.
Болар безнең хәрбиләребез!
Беренче 10 ел гомер сизелми дә үтеп китә һәм менә беренче чыгарылыш! Беренче чыгарылыштан ук тырышлык бушка китми, көтелгән өметләр аклана. Мәктәбем үз исеменә тап төшермәслек, йөз аклыгы булырлык укучылар чыгара. Һәм аларның кайберләре, югары уку йортларын тәмамлап, сөекле мәктәпләренә кире әйләнеп кайта башлыйлар.
Беренче чыгарылыш укучысы Иванова (Никифорова) Елена Федоровна Казан Дәүләт Педагогия Институтының физика-математика факультетына укырга керә һәм 3нче курста укыган вакытта ук үз мәктәбенә балалар ялын оештыручы булып әйләнеп кайта. 1995 елда институтны тәмамлый. Бүгенге көндә ул мәктәбебезнең укучылар һәм хезмәттәшләре ихтирамын казанган физика, информатика укытучысы, директор урынбасары.
Символик ал тасманы кисеп, мәктәпкә беренчеләрдән булып аяк атлаган Дорофеев Александр бүгенге көндә предприниматель, меценат. Балачак сурәтләрен саклаган иске альбомнарны актарган вакытта “Кем идек, кем булдык,”- дип елмая ул.
Алдагы чыгарылыш – 1981-1982 нче уку еллары чыгарылышы. Әлеге чыгарылыш та алдагысыннан калышмый. Шактый укучылар югары уку йортларына укырга керәләр.
1982- 1983 нче еллар чыгарылышы укучысы Бикмуллин Альберт Габдулхак улы да, традицияне дәвам итеп, инглиз теле укытучысы буларак үз мәктәбенә кире әйләнеп кайта.
Мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында илебезнең төрле төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә яшәүчеләр дә бар.
Тагын бер кат уйланам да, исем китә. Кемнәрне генә тәрбияләп чыгармаган минем мәктәбем. Мәктәбем, аның тарихы турында күпме язсам да язып та, сөйләп тә бетереп булмастыр. Сүземне кыскартып, шуны әйтәсем килә, минем сөекле мәктәбем, газиз Ватаным — Татарстанымның данлы тарих битләрендәге бер якты бизәге ул. Бу бизәк беркайчан да уңмас, җуелмас. Күктәге балкып янган якты йолдыз, чал Иделемдәге сүнмәс маяк кебек безне-киләчәк буыннарны алга, зур үрләргә дәшәр. Ә без исә апа-абыйларыбыз кебек үк мәктәбебез исеменә тап төшермәбез, эстафетаны алга таба дәвам итәрбез. Мин зур һәм ихлас ышану белән ышанам, минем мәктәбем — Яңа Савин районындагы 23нче татар- рус мәктәбе 100 еллардан соң 22 гасыр битләренә дә горур атлап керер!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ