Логотип Магариф уку
Цитата:

Мода ул – бер көнлек, ә тренд ничек?

Барлык илләрдә дә дизайнерлар җәйге-язгы киемне көз ахырында ук тәкъдим иттеләр. Быелгы җәйге сезонда нәрсә модада соң?  Җәйге трендлар белән таныштыруны сорап, 2020 елның фэшн блогеры, Казан шәһ...

Барлык илләрдә дә дизайнерлар җәйге-язгы киемне көз ахырында ук тәкъдим иттеләр. Быелгы җәйге сезонда нәрсә модада соң?  Җәйге трендлар белән таныштыруны сорап, 2020 елның фэшн блогеры, Казан шәһәренең әйдәп баручы стилисты  (күпләр аны ТНВ каналындагы «Мин» телетапшыруы стилисты буларак белә) Лилия Исмәгыйлевага мөрәҗәгать иттек.
«Хәзерге заманда кешеләр өс киемнәренә, тышкы кыяфәтләренә бик игътибарлы. Чөнки күпләр эштә уңышка ирешергә тырыша, җәмгыятьтә башкалардан аерылып торырга тели, социаль челтәрләрдән актив файдалана. Болар барысы да һәркемне тиешенчә киенергә мәҗбүр итә», –
 ди стилист.
Трендта табигый төсләр
– Быел җәйге сезонда матур һәм шул ук вакытта стильле күренергә теләүче егет-кызларга кием сайлаганда, ачык салкын төсләргә өстенлек бирергә киңәш ителә. Бу – ак, алсу, зәңгәрсу (мисалга, диңгез, һава төсендәге), яшькелт, ачык саргылт-яшел (оливковый) һәм аларның күпләгән төсмерләре. Мисалга, фуксия төсен алган очракта, шәмәхәгә тартым түгел, ә ал төсмерен, алсуны алганда, пудра түгел, ә салкынчарак төсмерен, кызылны алганда, җете кызыл (коралл) төсмерен сайларга кирәк.
Лилия Исмәгыйлева сүзләренә караганда, бит-муен тирәсендәге төсләр кешенең бөтен образы өчен җаваплы. Бу очракта салкынча төсләр куллану кешенең йөзен ачып җибәрүдә һәм аңа сафлык-табигыйлек бирүдә зур роль уйный.
Тулаем алганда, өс киемендәге төсләр никадәр табигый булса, кеше дә шулкадәр зәвыклы һәм затлы күренәчәк, күз һәм чәч төсләре дә табигый булачак.
Моннан тыш, ак, аксыл-көрән һәм кара төсләр дә актуаль. Чөнки, бер яктан, алар зәвыклы күренә, икенче яктан, гардеробның нигезен тәшкил итәләр. Мисалга, җәен кара төстән баш тартучылар бер дә дөрес эшләми. Кара мамык яки җитен тукымадан гади итеп, алдан – ябулы, аркасы ачык  итеп тегелгән  кара күлмәкләр бик килешле була. Кара төс хисабына буй-сынга, кешенең холкына, дөрес параметрларына басым ясала.
Нинди кием һәм аксессуарлар сайларга?
Иң зәвыклы стильләрнең берсе – диңгез стиле. Ак, зәңгәрсу, куе зәңгәр төсләрдәге буй-буйлы киемнәр егетләргә дә,   кызларга да килешеп тора. Шулай да бу образ егетләр өчен күпкә отышлы. Куе зәңгәр төстәге чалбар белән ак футболка һәм кедалар аларга табигыйлек бирә.
Быел билле һәм туры пиджак-
лар, классик шорты һәм киң чалбарлар, ак төстәге джинс чалбарлар модада. Моннан тыш, ретро яка, эре төймәләр, алтынсу элементлар актуаль. Аксессуарлар гардеробта мөһим урынны алып торсалар да, аларга артык басым ясарга кирәкми. Мисалга, нинди сумка тотарга белмәсәң, чәчең төсендәгесен сайла. Шулай ук сумканың төсен каеш төсе белән туры китерсәң дә әйбәт.
Баш киеменә килгәндә, панамка модада булса да, аны дөрес куллана белергә кирәк. Әгәр дә син  романтик образларга өстенлек бирәсең  икән, бу  баш киеме сиңа туры килми. Шуңа күрә андый туташ һәм ханымнарга салам, канотье, федора  модельле эшләпәләр кияргә киңәш ителә.
Шуны истә тоту мөһим: кешенең уңышы, беренче чиратта, эчке дөньясы, үз-үзен тотышы,  сөйләм манерасыннан торса, икенчедән, тышкы кыяфәтенә бәйле. Шуңа күрә кызларның һәм егетләрнең кием кибетләрен яратуларын, тышкы кыяфәтләренә җаваплы карауларын хупларга гына кирәк, ди стилист.
Белгечтән берничә файдалы киңәш:

  1. Өс киемеңдәге кайсы да булса элементны аерып күрсәтергә теләсәң, аңа дөрес фон-җирлек сайла. Фон – ул бертөсле тукыма. Мисалга, ал төстәге өске күлмәк кигән очракта, аны ак төстәге чалбар яки аяк киеме белән яраштыру урынлы.

  2. Чуар киенергә тырышма. Бер образда өч төс яки төсмер кулланыр-
    га мөмкин. Моннан да күбрәк төс кергән образны белгеч ярдәмендә җыярга киңәш ителә.

  3. Ачык төстәге кием сайлаган очракта, чәчкә купшы причёска ясау бер дә килешми. Мисалга, фуксия төсендәге костюмга җыйнак кына таратылган чәч һәм гади макияж туры килә.

  4. Әгәр дә ни кияргә белмәсәң, йә тулаем ак, йә тулаем кара төсләрдәге образ сайла. Хәтта киемнәрең гади генә булса да.

  5. Кыска итәк яки күлмәк белән биек үкчәле туфли кию сине килешсез күрсәтәчәк. Мондый очракта кедалар, лоферлар, макасиннар кулай.


«Мода – ул бер көнлек әйберләр, алар бүген бар, иртәгә юк. Тренд –
 озын гомерле әйберләр, алар сезонга бер тапкыр чыга, – дип аңлатты Лилия Исмәгыйлева. – Мин модалы киенәм, дип, һәркем дә әйтә алмый, чөнки бу – бик авыр хезмәт. Бары тик белгечләр һәм стилистлар гына үзенчәлек-
ле киемнәрне кия һәм уңышлы күренә ала. Иң әйбәте – трендларны дөрес сайлау һәм стильле булу. Әлбәттә, моның өчен егет-кызларга һәрчак эзләнергә кирәк. Еллар дәвамында тормышка караш, яшәү рәвеше үзгәрә, ә алар белән беррәттән кешенең стиле дә».
Диләрә БАТРШИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ