Логотип Магариф уку
Цитата:

«Моңлы саз чыңнары - 2023» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

Ниһаять, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» конкурсының башлануын игълан итәбез.Бәйгедә Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә...


Ниһаять, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» конкурсының башлануын игълан итәбез.
Бәйгедә Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнаша ала.
– Конкурска татар, рус, инглиз телләрендә заманча дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чара сценарийлары;
– Г.Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязмалар кабул ителә.
 
Язмалар гариза һәм тулысынча икенче яртыеллыкка язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының электрон почтасына (e-mail: magarif@bk.ru, gaila-mektep@mail.ru) 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Хатта «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип язарга кирәк.
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ