Логотип Магариф уку
Цитата:

Моношәһәрләрдә эшсезлек артамы?

Капиталистик җәмгыятьтә эшсезлек – гадәти күренеш. Элек совет мәктәпләрендә шулай өйрәтелә иде. Хәзер башкача: өйдә кул кушырып утырасың килмәсә, тирән белем ал, булачак һөнәреңне алдан  сайла.Әм...

Капиталистик җәмгыятьтә эшсезлек – гадәти күренеш. Элек совет мәктәпләрендә шулай өйрәтелә иде. Хәзер башкача: өйдә кул кушырып утырасың килмәсә, тирән белем ал, булачак һөнәреңне алдан  сайла.
Әмма, эшсезлек сүзе телдән төшми, эш эзләп йөрүче кешеләрне  һәркайда очратырга мөмкин. Аларның кайберләре, рәсми теркәлү узып, хөкүмәт тарафыннан каралган азмы-күпме матди ярдәмгә өмет итә ала.  Пособиенең иң азы 1500 сум, күп дигәне 12 мең 130 сум. Бу ярдәм кешенең уртача күпме хезмәт хакы алуына да бәйле:  эшсез калган кеше шуның 60–75 проценты, пенсия яшенә якынлашып килгәндә  эшсез калучы  45 проценты  күләмендә пособиегә исәп тота ала.
 Чаллыда барлыгы  биш меңгә якын кеше эшсез буларак теркәлгән, соңгы көннәрдә бу сан 22 кешегә арткан.  Яшел Үзәндә  9 га үсеп 400 дән артып китә. Шулай җыела торгач, 21 июльгә республикада рәсми рәвештә эшсез йөрүчеләр саны 18 мең 832 кеше тәшкил итә.
Түбән Камада эшсезләр саны кимү күзәтелә, хәзер биредә 957 эшсез  бар. Чистайда 221, Алабугада 392 һәм Кама Аланында  156 кеше үзенә эш эзли. Дөресрәге, кулы белгән  кешегә эш кайда да бар, ләкин без  күңел тартканын эзләргә күнеккән.
                                                                                   Альберт ЗАҺИРОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ