Логотип Магариф уку
Цитата:

Музей үрдәкләре Болакка төште

Татарстан Дәүләт музее ишегалдында Нәфисә исемле үрдәкнең оя корып, 13 йомырка басарга утыруы,  ай ярым узуга, ягъни 16 майда  йомыркалардан 8 үрдәк бәбие чыгуы,  тагын 5 есе борнавы ту...

Татарстан Дәүләт музее ишегалдында Нәфисә исемле үрдәкнең оя корып, 13 йомырка басарга утыруы,  ай ярым узуга, ягъни 16 майда  йомыркалардан 8 үрдәк бәбие чыгуы,  тагын 5 есе борнавы турында хәбәр иткән идек.

Икенче көнне иртән  музей хезмәткәрләреннән тагын яңа хәбәр алдык. Шул ук 16 майда,  кичке бишләр тирәсендә,  барлык борнаган йомыркалардан  да үрдәк бәбкәләре  чыгып беткән, ягъни 13 йомырканың һәммәсе бәбкәле булган һәм  барлык 13 бәбкә дә исән-сау җиргә  аяк баскан.  Нәфисә  ул көнне, дулкынлануыннан, музей хезмәткәрләре биргән ризыкларны ашаудан да баш тарткан. Башта  үрдәк бәбкәләре әнкәләре белән бергәләп сөйләнә-сөйләнә  ишегалдын  әйләнгәннәр, аннары аларны озатырга чыккан музей хезмәткәрләре янында хушлашып, рәхмәт әйткәндәй,  тукталып торганнар,  шуннан соң гына Болакка таба юнәлгәннәр. Бер тапкыр да әниләре белән бер ояда кунмыйча, салкын суда яши башла әле син! Бар икән чыдамлык үрдәк бәбкәләрендә! Фоторәсемдә сез аларның Болакка таба төшеп баруларын  күрәсез.
                                                 Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ