Логотип Магариф уку
Цитата:

Музыкантлар компьютер аша аңлаша

Мәктәпләр өйдән торып уку формасына күчкәч, башыма сәер уй килде: гомуми белем бирү мәктәпләрендә дәресләрне компьютер аша аңлатуга җайлы гына күчсеннәр дә, ди. Ә менә музыка мәктәпләрендә эшләр ничек...

Мәктәпләр өйдән торып уку формасына күчкәч, башыма сәер уй килде: гомуми белем бирү мәктәпләрендә дәресләрне компьютер аша аңлатуга җайлы гына күчсеннәр дә, ди. Ә менә музыка мәктәпләрендә эшләр ничек оештырылган? Андагы укытучылар музыка аһәңнәрен балаларга ничек тапшыралар икән?Тавышлы хисләр дөньясын сабыйлар ерактан ничек кабул итә?
Шундый сораулар белән Яңа Савин районындагы 13нче музыка мәктәбенә шылтыраткан идем. Трубканы баян һәм аккордеон дәресләрен алып баручы Елена Киселева алды.
-Музыка мәктәпләрендә гомуми мәктәпләрдә укучы балалар килеп укыганын белгәнсездер, шәт. Хәзер бездә дә, алардагы кебек, йөреп уку туктатылды. Без дә дистанцион дәресләргә күчтек. Минем, мәсьәлән, баянда һәм аккордеонда уйнарга өйрәнүче 15 укучым бар. Һәркайсының дәрес вакыты билгеле. Башлангычларның -15, урта яшьтәгеләрнең – 30, өлкәннәрнең дәресләре 45 минут дәвам итә. Әйтик, гомуми мәктәптә беренче сменада укыган урта яшьтәге бала кичке биштә компьютер каршына утырып, минем белән видеоэлемтә урнаштыра. Без бер-беребезне күреп торабыз. Ул миңа баянда нота буенча өй эшләрен уйнап күрсәтә. Ялгышын сизсәм, мин аны шундук туктатам һәм дөреслим. Шул рәвешле, ул миңа барлык өй эшләрен уйнап чыга. Аннары аңа ноталар китабыннан мин аңа өй эше – бер халык җыры, бер композитор әсәре бирәм. Уку тәҗрибәсе күбрәк булган саен, катлаулырак әсәрләр бирәм. Башлангычлар гадирәк, кыскарак көйләр башкара. Менә шундый тәртип. Нотаны укый белгән бала бер катлаулылыгын сизми аның. Экраннан булса да, бала үзен күзәтеп утыруларын белә. Әлбәттә, укытучының янда булуына бернинди алым җитә алмый инде. Аның тере күз карашларын тою гына да балага уңай йогынты ясый.
Менә инструменталь ансамбльдә катнашучылар гына уйнаудан мәхрүм икән. Аларга бергә җыелу мөһим, әмма очрашу тыелган. Нишлисең, бу афәтнең узганын көтәргә туры килә.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ