Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәүрүз бәйрәмендә пылау фестивале узачак

26 мартта Казанда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм Казан ипподромы территориясендә 10:00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачылыш 12:00 сәгатькә планлаштырылган.Биредә кунаклар милли ашлар белән таныш...

26 мартта Казанда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм Казан ипподромы территориясендә 10:00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачылыш 12:00 сәгатькә планлаштырылган.
Биредә кунаклар милли ашлар белән таныша, халык уеннарында катнаша, иҗади номерларны карый алачак. Төп сәхнәдә кунакларга Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында бәйрәм концерт программасы тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан халыклары дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.
Нәүрүз бәйрәмендә пылау фестивале дә узачак. Халык тавыш бирү юлы белән иң яхшы рецептны һәм көнчыгыш ризыгын әзерләү осталарын билгеләячәкләр.
Оештыручылар “Карга боткасын” да онытмаган. Балалар аны бушлай тәмләп карый алачак. Моннан тыш, килгән кунакларга төрки халыкларның шыттырылган бодайдан әзерләнгән сумалак дигән ризыгын да тәкъдим итәчәкләр.
Бәйрәмдә шулай ук «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы һәм «Нәүрүз батырлары» бәйгесе дә узачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ