Логотип Магариф уку
Цитата:

Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины Илдус Диндаров укучылар белән очрашты

Якташ язучыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины Илдус Диндаров 1нче урта мәктәп балалары белән очрашуга килде. Илдус ага исә узган гасырн...

Якташ язучыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины Илдус Диндаров 1нче урта мәктәп балалары белән очрашуга килде. Илдус ага исә узган гасырның мәктәп ачылган тәүге елларында ук өлкән сыйныфларда белем эстәп, өлгергәнлек атттестаты алып чыгу бәхетенә ирешкән хезмәт ветераннарының берсе дә әле. Табигый ки, ул иң элек һәммәбезнең дә уртак йортына әверелгән шушы газиз белем учагы, педагоглары турындагы кызыклы истәлекләре белән уртаклашты. Якты, җанлы хатирәләрен кайбер иҗат җимешләре белән ныгытты, яңа шигьри җыентыгы белән дә таныштырды. Укучыларыбыз да хөрмәтле кунак алдында бурычлы булып калмадылар, аның үз күңелләренә аеруча хуш килгән шигырьләрен укыдылар. Беренче сыйныф укучыларының Илдус абыйларының балалар өчен язылган әсәрләре буенча үзләре ясаган буяулы рәсемнәрне күрсәтүләре әдәби кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Сүз җаеннан әйттергә кирәк, тиздән ул рәсемнәр махсус күргәзмәдә урнаштырылачак. Яраткан язучыбыз китапханәгә, музейга бүләк иткән китапларын да рәхмәт хисләре белән, көчле кул чабулар белән каршы алдык. Соңыннан Илдус ага каләм тибрәтүче яшь иҗатчыларны берләштергән әдәби түгәрәк утырышын алып барды, файдалы киңәшләрен бирде.
Г. Гыйззәтуллина, мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ