Логотип Магариф уку
Цитата:

Нурмөхәммәтовлар

Түбән Камада озак кына  «Безнең  урам геройлары» дигән бер баннер эленеп торды. Анда  ирекле көрәш буенча  әйдәп баручы ике спортчы  егетнең   сурәте төшерелгән иде....

Түбән Камада озак кына  «Безнең  урам геройлары» дигән бер баннер эленеп торды. Анда  ирекле көрәш буенча  әйдәп баручы ике спортчы  егетнең   сурәте төшерелгән иде. Тактадагы «Горурланабыз!» – «Гордимся!» дигән язуыннан ук  каршыңда химикчылар каласының күренекле балалары икәнен аңлап аласың. Аларның шактый гәүдәле, олы яшьтәгесе ‒  шәһәр халкына яхшы таныш Нурмөхәммәтовларның «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводында эшләүче яшь буыны  вәкиле Алмаз, ягъни династия башы Әлфиснең улы.
Ата. Әлфис – абыйсы Вазыйф кебек үк, технологик насос машинисты. Производство алдынгысы. Икесе дә бик четерекле участокта химикатлар белән эш итәләр. Җитештерелгән  продукцияне торбалар аша кудырталар.   Түбән Камадан нибары 25 чакрымдагы  Ташлык авылында туып үскән егет язмышын химия гигантлары – «Нефтехим»,  «Нефтешина» яки «Татнефть»нең «ТАНЕКО» заводы белән бәйләмәсә, сәер булыр иде.  Шәңгәлче авылы урта мәктәбен тәмамлауга монда туп-турыдан килеп керми әле ул. Хәер, ул чакта бу замана корылмасы үзе дә булмый бит әле.  Оештыру сәләте булган Әлфис беркадәр авыл Мәдәният йорты мөдире булып эшләгәннән соң, Совет армиясе сафларына алына. Егетнең ел ярымга исәпләнгән хезмәте ике елга сузыла. Чечня фаҗигасенең кыйпылчыгы аның яшьтәшләренә дә тия бит.  Әлфис Нурмөхәммәтов, кызу канлы егетләр яши торган шул якларда өч ай хәрби командировкада булып, анда тәртип урнаш-
тыруда катнаша.
Дары исен иснәгән татар егете, туган ягына кайткач, үзен тагын бер хәтәр хезмәттә сынамакчы булып, янгын сүндерүче булып урнаша.  Башта Казанда, аннан Екатеринбургта укып, бу эшнең нечкәлекләрен өйрәнеп кайта. Ә аннан соң инде лейтенант Нурмөхәммәтовка  хәрби сак хезмәтенә дә ерак калмый. Анысында да, бусында да тырышып хезмәт куя Ташлык егете. Шулай да гомере буе трактордан төшмәгән Вагыйз аганың улы күңелен  кул белән тотып, нәтиҗәсен күреп эшләрлек вазифалар  җилкетә. Гаилә башы, хатын ире, бала атасы, яшем бара, дип тормый, парта арасына утыра һәм читтән торып, «5» кә генә укып, технологик насос машинисты таныклыгы алып чыга.
Улы. Машинист Әлфис белән шәфкать туташы Альбинаның бердәнбер улы Алмаз шәһәрнең 7 нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң,  Социалистик Хезмәт Герое Н.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть  эшкәртү көллиятендә технологик насослар һәм компрессорлар машинисты  һөнәрен үзләштерә.
–Безнең каталитик крекинг җитештерү цехы – «ТАНЕКО»да иң зурысы һәм иң яше,  – дип сөйли ачык күңелле егет. – Ул әле узган ел гына тулы куәтенә эшли башлады.  Без анда башка цехларда нефть эшкәртүдән соң җыелган каты калдыклардан 92 маркалы евро бензин алабыз.
Алмазның Татарстан горурлыгы булган шушы заманча корылмада эшләү теләге ул әле корылып кына килгәндә үк борынлаган булган инде.
– Без монда яңа цех төзелә башлап, куллануга тапшырылганчы ук яңа технологияләрне өйрәнеп, эшне башлап җибәрүчеләр булдык, – дип, чын күңелдән горурлана хәзер КНИТУ-КХТИның Түбән Кама филиалында белем алучы егет.
Ата. Белмим, Нурмөхәммәтовларда  улы атасын үз артыннан тартамы, әллә ата улга үрнәк күрсәтәме? Әлфиснең нефтьчеләр каласындагы даны улыныкыннан кайтыш түгел. Аны монда белмәгән бала-чага, ата-ана юк. Чираттагы һәр ялын ул укучыларның каникулларына туры китереп алырга тырыша. Сәбәбе  җитди: Россия десантчыларының Түбән Кама бүлекчәсе һәм «Боевое братство» оешмасы әгъзалары белән бергәләп үзләре патриотик тәрбия үткәрүдә катнашкан мәктәпләрдән туксанлап баланы җыялар да походка китәләр. Укучылар Кушай авылы янындагы палаткалы лагерьда яшәп, хәрби чыныгу алалар. Кыр кухнясында ризык әзерләнә. Окоп казу, муляж миналар күмү, аларны эзләү, автоматны сүтеп җыю, парашют белән эш итү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, сак хезмәте – барысы да армиядәгечә.
 – Егетләр һәм кызлар безнең походларны көтеп алалар, – дип сөйли лейтенант Нурмөхәммәтов. – Анда җиңел була димәс идем. Ни гаҗәп, кызлар егетләрдән дә уздыра. Маршировкада да, автомат җыюда да алар малайлардан елгыррак. Баштарак черкидән зарлансалар да, соңыннан таралышасылары килми. Табигатьнең искитмәле гүзәл почмагы бит ул. Урманы, суы – бар да бар. Кирәк булганда, хатыным Альбина да килеп җитә. Шәфкать туташы бит ул. Миннән кайчакта: «Ничек иренмисең?» – дип сорыйлар. Балалар белән аралашу җан рәхәте.  Арада тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүчеләр дә бар.  Өйдә күрмәгән ир-ат тәрбиясен алар шул походларда күрәләр.
Улы.  Алмаз кечкенәдән 8 нче спорт мәктәбендә  әтисенең дусты Марсель Миргасимов  кул астында ирекле көрәш һәм грек-рим көрәше белән шөгыльләнә башлый. Алай да егет үзенең Татарстанга гына түгел, Россиягә таралырлык данын төп тренеры – халыкара класслы спорт мастеры, ирекле көрәш буенча дөнья чемпионатында өченче урын яулаган Лилия Фәтхел кызы Исламова белән бәйли.   Бөтен гомерен спортка, балалар белән эшләүгә багышлаган бу ханымда шөгыльләнүчеләр, чыннан да, барысы да чемпионнар,    спорт мастерлыгына кандидатлар икән. Шуңа күрә дә шәкертләре  беравыздан: «Безнең Лилия Фәтхеловна – Татарстан җыелма командасын җитәкләргә иң лаек спортчы»,  – диләр.
Алмазның ирекле көрәш буенча беренче җитди старты 2016 елны Татарстан чемпионатында  була.     15 яшьлек спортчы,   I урын  яулап, 8 нче спорт мәктәбенә дан китерә. Аннан Идел буе федераль округы чемпионатында иң зур  үлчәү категориясендә (120 кг) җиңү яулый.  Ирекле көрәш буенча Бердск шәһәрендә узган  Россия чемпионатында янә беренчелеккә чыгып,   спорт мастерлыгына кандидат була. Бер айдан  грек-рим көрәше буенча Казанда узган  Россия чемпионатында чыгыш ясап,    өченче баскычка күтәрелгән егет әлеге төр буенча да  спорт осталыгына кандидат исемен ала. Менә шуннан соң инде чынлап торып  аның спорт карьерасында җитди чыгышлар башлана.   Эстониядә узган  Tallinn Open турнирыннан – I–II, Россия чемпионатыннан – III,  Иран чемпионатыннан  II урын белән кайта.  Соңгысында  17 яшьлек егеткә үз яшеннән шактый  олы әзмәвердәй ир-атлар белән көрәшергә туры килә. 
– Нишлисең, без, фарсы телен белмәгәч, аларның авырлыкларын да контрольдә тота алмадык. Шуңа да карамастан 20 кешедән торган  командабыз бик яхшы чыгыш ясады. Бөтенесе диярлек призёр булды. Мондый чакларда   килешәсеңме-килешмисеңме, икенче турнирларга үзеңнең мөмкинлекләреңне исбатлау  өчен тагын да яхшырак әзерләнергә тырышасың, – ди егет. Ул шулай була да. Бугурусланда узган мастерлар турнирында ирекле көрәш буенча I урынны алып, моннан ике ел элек спорт мастеры нормативын үти Алмаз Нурмөхәммәтов.
 Лилия Фәтхел кызы Исламованың  шәкерте – сурәте шәһәр урамнарындагы баннерны бизәүче  Алмаз Нурмөхәммәтов    ирекле көрәш буенча бердәнбер Россия чемпионы. Мәскәүгә, ЦСКА командасына чакырсалар да, Алмаз, ике атна тренировкада булганнан соң, туган Түбән Камасына әйләнеп кайткан.
– Бөтен дусларым, тренерым, партнёрларым монда булгач, ничек кайтмыйм? – ди дә Алмаз, аннан башкасын да әйтимме-юкмы дип бераз уйланып торгач өстәп куя: – Сөйгән кызым Гүзәл дә шушында бит.
Ә мин гаҗәпләнеп куям: ничек шулай нечкә күңелле, әмма батыр йөрәкле булырга мөмкин икән. Әнә бит әти-әнисенә, туганнарына мөнәсәбәтен ничек белдерә  безнең чемпион:
– Татарстанда узган ярышларда әти-әнигә трибунада утырмаска кушам. Алар булганда, кирәгеннән артык дулкынланып, тәмам каушап калам. Бер тапкыр залда әти-әни, сеңлем Эльвина  бар иде. Мин барыбер беренче урынны алдым алуын, әмма  шунда ничек  дулкынлануымны үзем генә беләм. Болай булмый икән, дидем. Хәзер турнирларга йөрмиләр, үзләре дә борчылып, җан атып утырмый, мин дә тыныч. Өйгә кайткач,   бергәләп видеодан карыйбыз, анализлыйбыз, – дип тагын бер серен чишә көрәшче егет.  
Бер йодрык булып, бер-берсеннән үрнәк алып яшиләр Нурмөхәммәтовлар. Әле шунысы куаныч: аларны берләштереп торучы әниләре – туксанны ваклаган Нәкыя апа исән.  Күрше авылда гомер итүче сеңелләре Зөлфия, энеләре – Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районы башлыгы Фәнис гаиләләре белән кайтып төшсәләр, күрше урамнан «ТАНЕКО»да бергәләп эшләүче балалар – Альбина белән Рәхимне ияртеп, абыйлары Вазыйф хатыны белән килеп керсә, төп йорт гөр килеп тора. Биредә ел әйләнәсе балта-пычкы тавышы тынмый. Әтиләренең дүрт балага җылы оя булган таш йорты янына, бөтенесе бер булып, гүрнәчәдәй яңа йорт җиткереп куйганнар. Яши беләләр Вагыйзныкылар!
Расиха Фаизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ