Логотип Магариф уку
Цитата:

Олимпиадаларның тәүге җиңүчеләре билгеле

Пекинда узасы 24 нче Кышкы Олимпия уеннары ачылышына ике атналап вакыт бар әле. Тик шулай да бу көннәрдә мәктәп укучылары арасында төрле предметлар буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этаплар...

Пекинда узасы 24 нче Кышкы Олимпия уеннары ачылышына ике атналап вакыт бар әле. Тик шулай да бу көннәрдә мәктәп укучылары арасында төрле предметлар буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этапларының иң кызган чагы.  Көн дә әле бер фәннән олимпиада төгәлләнеп бетми, инде... икенчесе, өченчесе үз районнарында җиңү яулаган иң көчле фәнсөярләрне «мәйданга» дәшә. Инде аерым фәннәр буенча республика данын Россия дәрәҗәсендә якларга лаеклы җиңүче укучыларыбыз да мәгълүм. Әйтик, рус әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабында Казан илкүләм тикшеренү-технология университеты каршындагы лицей-интернаты укучысы Арина Лобырева җиңүче дип танылды. Француз теленнән республика олимпиадасының йомгаклау турында катнашкан 41 укучы арасында Казандагы 9 нчы гимназиядән Анна Игонина үзен француз телен иң камил белүче итеп танытты.
Рус теленнән республика олимпиадасында республикабызның 22 районы укучысы көч сынашты. Алар арасыннан Казандагы 149 нчы лицейдан Мәрьям Нәҗипова (9 нчы сыйныф), Казандагы 84 нче урта мәктәптән Лиля Фәйзиева белән КФУның IT лицееннан Гүзәл Мөхәммәдиева (10 нчы сыйныф), Чаллыдагы 36 нчы лицейдан Дамир Хәмидуллиннар (11 нче сыйныф) җиңүче дип табылды. Алар исә Волгоград өлкәсендә узачак рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстан данын яклау хокукына ия булдылар.
Химиядән «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре дә ачыкланды. Анда республикабызның 39 районыннан 120 яшь химик көч сынашты. Алар арасыннан Сабадагы сәләтле балалар өчен интернат мәктәптән Зилә Хәмитова (8 нче сыйныф), Балтач гимназиясеннән Зилә Хәмитова (9 нчы сыйныф), Кукмарадагы 3 нче урта мәктәптән Роман Васильев белән Актаныштагы гуманитар интернат-гимназиясеннән Әмирсалих Анамов (10 нчы сыйныф), Арчадагы В.Ежков исемендәге 1 нче урта мәктәптән Малик Мөхәрләмов (11 нче сыйныф) үзләрен өметле яшь химиклар буларак күрсәтте.
                                     Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Минобр РТ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ