Логотип Магариф уку
Цитата:

Олыелгалыларның теләге тормышка аша

Кичә Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында  мәхәллә җыелышы булган (анда  җирле хакимият, Татарстан Республикабыз Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущин, район има...

Кичә Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында  мәхәллә җыелышы булган (анда  җирле хакимият, Татарстан Республикабыз Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущин, район имамнары катнашкан). Мәгълүм булганча, ике ел элек мондагы йөзьеллык тарихи мәчет, тергезү эшләре башкару өчен сүтеп алынган иде. Сүтә башлаганчы, мәчетне без-журналистларга да күрсәткәннәр иде. Нишлисең, эш бераз сузылды, төрле матавыклар килеп чыкты. Ни генә булмасын, Аллаһ йорты, ватанына кайтып, элеккеге нигезендә торып басты.

Тик мәчетне тергезү эше бетмәгән икән әле: олыелгалылар мәчет гөмбәзе һәм манараның, алдан килешенгәнчә, яшел төстә булмавына дәгъва белдерде. «Шул сәбәпле авыл халкы хакимиятләргә, әлеге хилафлык белән ризалашмавын белдереп, хатлар язды. Шөкер, сүзебезне ишеттеләр:  дәгъвабызны үз колаклары белән тыңлау өчен очрашуга килделәр», – дип хәбәр итте безгә әлеге авылда туып үсеп хәзер Казанда яшәүче Исмәгыйль хаҗи Мөхәммәтов. Ни гаҗәп: җыелышка килгән район имамнары, халык теләгенә колак салырга теләмичә, манара куелган бит инде, түбә ябасы гына калган, дигән сүзне тәкрарлаган. Әмма халык үз сүзендә нык торган,  манараның соры төстә булуын кире каккан. Шөкер, бу хәлне алдан чамалап килгән комитет вәкилләре гөмбәзне яшел, соры, фирүзә калай (50.21 маркалы) белән ябу мөмкинлеген җиткергән. Халык: «Колшәриф мәчетенеке шикелле фирүзә төстә булсын», – дигән фикергә килгән.
Шәт, иншалла, якын араларда тарихи агач мәчетнең гөмбәзе дә, манарасы да (соры калай сүтеп алынып)  диңгез дулкыны төсендә  булачак. Бу эшнең чыгымнарын бер иганәче һәм дәүләт органнары үз өстенә алды.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ