Логотип Магариф уку
Цитата:

Осиново гимназиясендә – «Пар канатлар» бәйрәме

Гаилә – һәр кеше өчен кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә ул – олы таянычыбыз, ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, б...

Гаилә – һәр кеше өчен кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә ул – олы таянычыбыз, ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Шушы сүзләрне истә тотып, Осиново бистәсендә яшәүче дүрт өлкән парларның гаиләләрен гимназиягә кунакка чакырып, укучылар белән очрашу үткәрдек. Гаиләләрнең һәрберсендә йөреп, аларның тормыш юлларын сораштык, аларның  шулхәтле дус, тату яшәүләренә сокландык. Тормыш дәверендә нинди генә авырлыклар күрмәгән алар. Ләкин бер-берсен хөрмәт итү, яратулары күрер күзгә ташлана. Һәр гаиләнең балалары да үрнәк бит. Барысы да гаиләле, оныклары да бар. Бистәбездә шундый гаиләләр булуы белән ничек горурланмыйсың, ди?! Безнең Осиново бистәсендә пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Нәкъ менә шундый гаиләләр «Пар канатлар» дигән бәйрәмебез түрендә иде.

Бәйрәмнең беренче өлешендә бу үрнәк гаиләләр белән таныштык, аларның бәхетле яшәү серләрен белдек, икенче өлешендә гаиләләр арасында уен-ярышлар оештырылды.
Кунакка чакырылган гаиләләр белән якыннанрак таныштырып үтим.
1 нче гаилә – Әбраровлар гаиләсе
Әбраров Айрат Зияфетдин улы Яшел Үзән районы Мамадыш Әкел авылыннан. 17 яшеннән Казанга күчә, аэроклубны тәмамлап, самолетта оча. Бу – аның иң яраткан шөгыльләренең берсе була. Айрат абый Казан авиация техникумын тәмамлый. Аннан соң заводта хезмәт куя.
Аның хәләл җефете Әбрарова Рокыя Гыйльметдин кызы тумышы белән Буа районы Вольнистан авылыннан. Бәләкәй кызчыкка өч яшь вакытында алар биш балалары белән Казанга күченәләр. Рокыя апа рус мәктәбен тәмамлый. Озак еллар музыка фабрикасында, пианинаның тавышын көйләүче булып  эшли. Соңыннан пешекче булып хезмәт куя.
Алар ике ул тәрбияләп үстерә. Икесе дә югары белемлеләр, гаиләләре бар. Айрат абый белән Рокыя апаның дүрт оныгы бар. Алар бергә 61 ел бәхетле гомер кичерәләр.
2 нче гаилә – Бәдретдиновлар гаиләсе
Бәдретдинов Илгизәр Садретдин улы тумышы белән Сәмәрканд өлкәсе Кылычлы кышлагыннан. Балачагы Яшел Үзән районы Акъегет авылында уза. Хәрби хезмәттән кайтканнан соң, колхозда эшли. Казанда электрик һөнәрен үзләштерә, шул юнәлештә эшли башлый. Соңрак белем алып, инженер   дәрәҗәсенә күтәрелә. Осиново бистәсендә яши башлагач, “Майский” совхозында, “Алтаир” фирмасында электрик булып хезмәт итә.
Бәдретдинова Гөлшидә Әмирхан кызы Актаныш районы Әлем авылында туа. Балачагы шунда уза. Гомере буе Гөлшидә апа тегүче һәм сатучы булып эшли.
Илгизәр абый белән кавышып, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Өчесе дә югары белемле. 4 оныклары бар. Әлеге күркәм гаилә 53 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр.
3 нче гаилә – Гаязовлар гаиләсе
Гаязов Касыйм Гайнетдин улы Әлки районы Карамалы авылында туа. Шул авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый, аннан соң Октябрь районы Күлбаш Морасы авылында 10 нчы сыйныфны тәмамлап, үз авылында терлекчелектә ике ел эшли. Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Кыргызстан Республикасының Ыссык күл шахтасында эшли. Касыйм абый Мәдинә апа белән гаилә корып бергә яши башлаганнан соң, Осиново бистәсенә әйләнеп кайталар. Касыйм абый Казан кошчылык фабрикасында, “Эдельвейс” сөт комбинатында эшли.
Гаязова Мәдинә Фоат кызы Әлки районы Яңа Алпар авылында гади колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләләрендә 3 кыз, 2 малай хезмәт сөючән, дус һәм тату булып үсәләр. Мәдинә апа Осиново бистәсенә килеп урнашкач, “Майский” совхозында, аннан соң Казан кошчылык фабрикасында хезмәт куя.
Аларның өч кызлары бар, өчесе дә югары белемле, 7 оныклары бар. Шуларның икесе – Зилия һәм Ләйсән – бүгенге көндә гимназиядә укыйлар. Бу көннәрдә әлеге бәхетле гаилә үзләренең алтын туйларын – 50 ел бергә булуларын билгеләп үттеләр.
4 нче гаилә – Нәҗметдиновлар гаиләсе
Нәҗметдинов Шамил Әҗмөхәммәт улы Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылыннан. Балачак еллары да шунда уза. Казан шәһәрендә төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң, Шамил абыйны Осиново бистәсен төзергә җибәрәләр. Ул вакытта биредә нибары 4 кенә йорт була. Шамил абый мастер булып эшли.
Нәҗметдинова Венера Гарәфетдин кызы Яшел Үзән районы Уразлы авылында туа. Аңа 2 яшь булганда гаиләләре белән Марий Элга күченеп китәләр. 5 яшь тулгач, әтиләре вафат  була. Венера апа төп белем алганнан соң, Казанда почтада эшли. Пермь өлкәсенә командировкага баргач, язмыш аны Шамил абый белән очраштыра.
Алар гаилә корып, Осиново бистәсендә яшиләр. 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә югары белемлеләр, үз гаиләләре бар. Шамил абый белән Венера апаның 5 оныклары бар, икесе – Зәринә белән Зәмирә - бүгенге көндә гимназия укучылары. Быел әлеге матур гаиләнең иңне-иңгә куеп яшәүләренә 50 ел тула.  
Бәйрәм җыр моңга үрелеп, матур теләкләр белән барды. Бердәм, тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин.
Без, кешеләр, җиргә иҗат итәр, сөяр, сөелер, гаилә корып, балалар үстерер өчен туганбыз. Гаиләләрегез тату, күркәм, тигез булсын. Балаларыгыздан һәрчак җылы сүзләр генә ишетегез, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын!
Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА, Яшел Үзән районы Осиново бистәсенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе
Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ